Әлшәй районы муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге җитәкчесе итеп Чупова Зилә Әхмәт кызы тәгаенләнде.
З. Ә. Чупова 1960 елда Миякә районының Кыргыз-Миякә авылында туган. Югары белемле - 1986 елда “Рус теле һәм әдәбияты” белгечлеге буенча Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген Отрада сигезьеллык мәктәбендә укытучы булып башлый, 1990 елда мәктәп директоры итеп тәгаенләнә. 2007 елдан 2019 елга кадәр мәгариф бүлегенең мәгълүмат-методика үзәге мөдире, баш инспектор булып эшли.
“Русия Федерациясенең гомуми белем бирү почетлы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелгән, РФ Мәгариф һәм БР Мәгариф министрлыклары почет грамоталары белән бүләкләнгән.