Әлшәй хәбәрләре
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 февраль 2021, 13:17

Азык-төлек карточкасы кертеләме?

Президент Владимир Путин бу уңайдан үз фикерен әйтте.

Президент Владимир Путин бу уңайдан үз фикерен әйтте.

Русия Дәүләт думасы фракцияләре башлыклары белән очрашуда Президент Владимир Путин, ЛДПР башлыгы Владимир Жириновский башлангычына җавап рәвешендә, аз керемлеләр өчен азык-төлек сертификатларын кертү мәсьәләсендә үз фикерен белдерде.
«Бездә аз керемле кешеләр бар, кибетләр күп, товарлар киштә тулы, әмма кыйммәтрәк», — диде Жириновский. Шуңа бәйле рәвештә, ул кибетләрдә бүлек яки аерым кибет булдырырга тәкъдим итте.
«Бу бөтен дөньяда кулланыла торган ысул, иң бай ил — Америкада да 40 миллион кеше әлеге сертификатлардан файдалана", - диде Жириновский.
«Без сезнең белән бу хакта фикер алышкан идек инде, һәм Хөкүмәттә дә бу теманы өйрәнергә куштым. Хәл ителергә тиешле уңай һәм проблемалы мәсьәләләр дә бар. Әмма бу хакта уйларга мөмкин», - диде Президент.
Шул ук вакытта дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, бу мәсьәлә эпидемиянең кызган чагындагы кебек үк актуаль түгел.

Аз керемлеләр өчен азык-төлек карточкалары идеясе 2015 елда ук тикшерелде — ул чакта Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Хөкүмәткә азык-төлек карточкаларын кертү концепциясен тәкъдим итте. Мохтаҗ русиялеләрнең махсус банк карталарына илебездә җитештерелгән продуктларны сатып алырга гына тотарга мөмкин булган акчалар күчереләчәк дип фаразлаган иде. Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Виктор Евтухов әйтүенчә, 15-16 миллионга якын мохтаҗ гражданга максатлы ярдәм кирәк булачак, дип фаразланган иде. Аның сүзләренә караганда, мондый программа казнага 240 миллиард сумга төшкән булыр иде.
2017 елда Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мондый программаның бәясен елына 200-300 миллиард сум дип бәяләде һәм аны тормышка ашырырга ризалык бирде, әмма соңрак Финанс министрлыгының бюджет сәясәте департаменты директоры Светлана Гашкина 2018-20 елларга бюджет проектында әлеге идеяне тормышка ашыруга акча каралмаган дип белдерде. 2020 елның апрель урталарында коронавирус пандемиясе фонында азык-төлек җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр оешмалары һәм сәүдә челтәрләре берләшмәләре җитәкчеләре Русия хакимиятләрен кичекмәстән Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының әзер проектын гамәлгә ашыруга керешергә чакырдылар.
«Мондый чара үзләренә бәйсез сәбәпләр аркасында керемнәре үзләренә һәм аларның иждивениесендәге балаларга кичектергесез ихтыяҗны тәэмин итү өчен җитәрлек булмаган гражданнарга ярдәм итү белән бергә, Русия предприятиеләре продукциясен күбрәк сату мөмкинлеген дә арттырачак», — диелгән иде аларның белдерүендә.

Фото: ok.ru Автор: Идрис Саитгалеев
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/social/Azik-t-lek-kartochkasi-kertel-me-682056/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: