Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 февраль 2021, 11:47

Искедән - яңасы кулай

2020 елдан алып, " Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проектына ярашлы, шәһәр агломерацияләрендә пассажир транспортының хәрәкәттәге составын яңарту буенча чаралар тормышка ашырыла.

2020 елдан алып, " Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проектына ярашлы, шәһәр агломерацияләрендә пассажир транспортының хәрәкәттәге составын яңарту буенча чаралар тормышка ашырыла.

Гомумрусия халык фронтының "үгәрәк өстәл"е артында җәмәгатьчелек транспортының шушы һәм башка көнүзәк мәсьәләләре тикшерелде. Ул Мәскәүдә видеоконференция форматында үтте. Чарада транспорт министрының беренче урынбасары Андрей Костюк һәм "ГТЛК" акционерлар җәмгыятенең гендиректоры Евгений Дитрих катнашты.
Бүген төбәкләрдәге җәмәгатьчелек транспортының 70 проценты искергән хәлдә. Бу уңайдан хәлләрне төзәтерлек беренче җитди адымнар ясалган.
2020 елдан алып "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты булышлыгында шәһәр агломерацияләрендә пассажир транспортының хәрәкәттәге составын яңарту буенча чаралар тормышка ашырыла.
Ул, пассажир ташучыларга транспорт чараларын 60 процент ташлама белән сатып алу өчен, Русия төбәкләрен конкурс сайлап алу нигезендә ташламалы лизинг механизмын кулланып гамәлгә ашырыла.
2020 елда конкурсны үткән 14 агломерациягә 654 транспорт чаралары озатылган.
2021 елда исә гомумдәүләт проекты кысаларындагы "Шәһәр агломерацияләрендә пассажир транспортын модернизацияләү" аерым федераль проект кысаларында хәрәкәттәге составны яңарту буенча чаралар кабул ителгән. Әлегә бу максатка 3,5 миллиард сум бүленгән. Билгеләнгән тәртипкә ярашлы 13 шәһәр агломерациясе сайлап алынган. Аларга 412 транспорт чарасы, ягъни 305 автобус һәм 107 троллейбус кайтарылачак.
Транспорт министрлыгы каршында 2024 елга кадәр 30 агломерциядә һәм 2030 елга кадәр 105 агломерциядә пассажир транспортын яңарту бурычы тора.
Гомумдәүләт проекты кысаларында җәмәгатьчелек транспортын озату программасы операторы - "ГТЛК" акционерлар җәмгыяте. Ул былтыр төбәкләргә озаткан бөтен транспорт та юл хакын түләүнең санлы корылмаларына, водительнең аруын контролдә тотучы яңа инновацион системаларга баетылган. Боларның барысы да маршрутта юл-транспорт вакыйгаларын киметүне күз уңында тота.

Фото: "Башинформ".Автор: Резида Валитова
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/nacproekty/Isked-n-ya-asi-kulay-689531/
Читайте нас: