Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 февраль 2021, 11:38

Шафранда су белән бәйле мәсьәлә ни хәлдә?

Насос корылмасы ватылып, 300дән артык (шул исәптә балалар һәм өлкәннәр) кеше сусыз калу сәбәпле, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляевка су торбасы ремонтын шәхси контрольгә алырга йөкләтелде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Әлшәй районы Шафран авылын су белән тәэмин итүгә багышланган киңәшмә үткәргән иде.
Насос корылмасы ватылып, 300дән артык (шул исәптә балалар һәм өлкәннәр) кеше сусыз калу сәбәпле, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляевка су торбасы ремонтын шәхси контрольгә алырга йөкләтелде.
“Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы кичекмәстән бу хәлгә кушылды. Төбәк җитәкчесе кушуы буенча, мин вакыйга урынына үзем барам. Су белән тәэмин итүне тергезер өчен чыганаклар һәм ресурслар бар. Су булачак”, – дип вәгъдә бирде Борис Беляев.
Бүген насосны урнаштырулары һәм аны кабызып җибәрү буенча эшләр алып барылуы билгеле булды. Ул-бу була калса, тагы бер насос китерәчәкләр.

Автор : Әлфия Шакирҗанова

Чыганак: alsh-vesti.rbsmi.ru
Фото: Айгөл Мөхәммәтдинова.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/k-n-z-k/Shafranda-su-bel-n-b-yle-m-s-l-ni-h-ld-692830/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=35371039
Читайте нас: