Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 февраль 2021, 12:02

Урманнарны саклыйк!

Күптән түгел “Урман янгынга каршы үзәге” дәүләт бюджет оешмасы вәкиле Рөстәм Хәтмуллин Республика балалар экология һәм биология үзәге җитәкчесе Екатерина Кошелева, Республика экологик станциясе хезмәткәрләре белән очрашты.

Күптән түгел “Урман янгынга каршы үзәге” дәүләт бюджет оешмасы вәкиле Рөстәм Хәтмуллин Республика балалар экология һәм биология үзәге җитәкчесе Екатерина Кошелева, Республика экологик станциясе хезмәткәрләре белән очрашты. Чара вакытында үсеп килүче буынны тәрбияләү, урман янгыннарын искәртү максатында аңлату эшләрен алып бару буенча хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында әңгәмәләште. Нәтиҗ дә уку-тикшерү һәм тәҗрибә, экологик станция эше кысаларында флэшмоблар, экскурсияләр үткәрү турында сөйләште.
Агымдагы елда 1 марттан 30 сентябрьгә кадәр урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә урындагы үзидарә органнары, төп һәм өстәмә белем бирү оеошмалары белән берлектә флешмоблар, конкурслар, ачык дәресләр, фотокүргәзмәләр үткәрү планлаштырыла. Шулай ук шушы вакыт эчендә “Утны туктат!” чарасы кысаларында Русия урманнарын саклау, коры үләннәрне яндыруны булдырмау турында төбәк телеканалларында, интернет ресурсларында, ведомстволарның рәсми сайтларында социаль әһәмиятле видеороликлар урнаштырылачак. Бу исә Русия Президенты Владимир Путинның май указлары нигезендә барлыкка килгән “Экология” милли проекты максатларын гамәлгә ашырырга булышлык итәчәк.
Фото: БР Урман хуҗалыгы министрлыгы.
Автор: Айсылу Низамова
Чыганак: https://bash.rbsmi.ru/articles/milli-proekttar/Urmandar-i-a-layi-690754/
Читайте нас: