Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 март 2021, 12:50

Ташлы авылы халкы үз проектларын яклады

Уфада “Аек авыл-2020” республика конкурсы финалистларын сайлыйлар.

Уфада “Аек авыл-2020” республика конкурсы финалистларын сайлыйлар.
Башкортстанның иң аек авылы исеменә 54 авыл (һәр районнан берәү) дәгъва итә. Беренче җиде конкурсант, шул исәптән әлшәйлеләр дә, үз эшчәнлекләре турында видеопрезентация белән чыгыш ясады һәм эксперт комиссиясе сорауларына җавап бирде. Жюри җиңүгә зур омтылышны билгеләп үтте.
- Презентацияләрне яклауның беренче көнендә үк әзерлек югары дәрәҗәдә алып барылганын күрәбез. Монда иң мөһиме, әлбәттә, җиңү түгел, ә ярышның бөтен халыкны берләштерүе, иҗади активлыкны күрсәтүе. Конкурс кысаларында кызыклы чаралар үткәрелде, ә кайберләре, оештыручылар билгеләп үтүенчә, киләчәктә дә ел саен үткәреләчәк, - дип ассызыклады Бөтендөнья башкортлары корылтае рәисе Эльвира Аетколова.
Хәтерегезгә төшерәбез, “Аек авыл” конкурсының район этабында 57 авыл катнашты. Ташлы авылы җиңүче дип табылды.
- Без иң чагу чараларны тәкъдим иттек. Шулай итеп спортка зур игътибар бирелүен күрсәттек. Ел саен Баян Нәфыйков истәлегенә кросс уза, ул күрше районнардан да спорт сөючеләрне үзенә җыя. “Дим моңо” конкурсы матур традициягә әйләнде. Узган ел без аны күренекле якташыбыз, галим-фольклорчы Нигъмәт Шоңкаров истәлегенә багышладык. Халык начар гадәтләргә каршы көрәштә берләште. Безнең максат – киштәләрне спиртлы эчемлекләрдән тулысынча арындыру, - диде Ташлы авыл Советы башлыгы Айнур Мурзин.
Презентацияләрне яклаганнан соң, финалга чыгучыларга тагын бер этап үтәргә туры килә - 10-20 мартта халык тавыш бирүе булачак. Ә 25 мартта җиңүчене игълан итәчәкләр. “Аек авыл-2020” конкурсы республика Башлыгы грантына үткәрелә. Гомум приз фонды – 40 млн сум.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: