Әлшәй хәбәрләре
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 март 2021, 09:49

Чатлама суыклар китәргә ашыкмый

Республикада янә 30 градуска кадәр суыта.

Республикада янә 30 градуска кадәр суыта.

Алдагы өч көндә республикада һава торышы кинәт үзгәрә — 30 градуска кадәр суыта. Бу хакта төбәк синоптиклары хәбәр итә.

"Башгидрометүзәк" мәгълүматларына караганда, бүген республикада көн болытлы булачак. Иртән һәм көндез кар явачак, аерым районнарда көчле кар, буран. Юлларда кар көртләре хасыйл булачак, бозлавык. Җил көньяк-көнчыгыштан, секундына 9-14 метр тизлектә исә. Һава температурасы көндез -8-13 градус салкын, көньякта минус 3 градуска кадәр. Юлларда кар көртләре, бозлавык. Автомобиль юлларында күрү мөмкинлеге 500 метрга кадәр начараюы күзәтелә.

11 мартта Башкортстанда төнлә бераз кар явачак, көнчыгышта урыны белән буран. Юлларда кар көртләре, бозлавык. Көндез урыны белән бераз кар көтелә. Җил төньяктан, төнлә кайбер районнарда көчле җил.
Һава температурасы төнлә -18-23 градус, аязытканда 28 градуска кадәр. Көндез -13-18 градус салкын.

12 мартта да төнлә урыны белән бераз кар явачак, көндез явым-төшемсез. Төньяк-көнбатыштан талгын җил.
Төнлә һава температурасы -20-25 градус, аязытканда 30 градуска кадәр суыта. Көндез — минус 10-15 градус.Автор: Зөлфия Фәтхетдинова.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/budni/Chatlama-suiklar-kit-rg-ashikmiy-709323/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: