Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 март 2021, 11:03

Озак яшим дисәң

“Сәламәтлек һәм актив озын гомерлелек елы” дип игълан ителгән 2021 елда барлык яшьтәге гражданнарның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту буенча без үзебезгә амбициоз бурычлар куябыз”, – ди вице-премьер, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.

“Сәламәтлек һәм актив озын гомерлелек елы” дип игълан ителгән 2021 елда барлык яшьтәге гражданнарның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту буенча без үзебезгә амбициоз бурычлар куябыз”, – ди вице-премьер, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.
Аның әйтүенчә, 2030 елга республиканы “80+ илләре клубына” кертү күзаллана. Өлкән яшьтәгеләр өчен бушлай диспансеризация авыр чирләрне кисәтергә, халыкта сәламәт тормышка дәрт уятырга тиеш. Быел 939 меңнән күбрәк кешене тикшерәчәкләр.
Шуны да әйтергә кирәк: 2020 елның 31 декабренә республикада хроник чирләре булган 2575504 кеше (аларның 1195149ы – өлкәннәр һәм 375040ы – 17 яшькә кадәрге балалар), ковид һәм пневмония белән чирләп терелгән 86257 кеше (аларның 25447е – өлкәннәр һәм 4723е – 17 яшькә кадәрге балалар) диспансер исәбендә торган. Быел да коронавирус инфекциясе кичергән хроник авырулары булган кешеләр дә диспансер күзәтүе астына алыначак.
“Без һәр кеше өчен көрәшкәндә генә гомер озынлыгын арттыру бурычын хәл итә алачакбыз”, – ди Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Әле республикада үлем очракларын киметү буенча план проекты әзерләнгән. Ул раслауга Русия Сәламәтлек саклау министрлыгына җибәрелгән. План 100 чарадан тора. Аларның бер өлеше ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Демография” милли проекты кысаларында тормышка ашырылачак.
“Алтын кагыйдә бар: сәламәтлекнең 50 проценты кешенең үзеннән тора, 20 проценты медицинага бәйле, 30 процентына генетика һәм башка сәбәпләр йогынты ясый. Шулай булгач, сәламәт озын гомерлелекнең төп өлеше үзебезнең кулларда”, – ди Максим Забелин.

Автор : Язгөл Сафина.Чыганак: health.bashkortostan.ru.

Фото: strogino.mos.ru

Читайте нас: