Бүгеннән, 17 марттан башлап, салым органнары физик берәмлекләрнең, ягъни безнең һәркайсыбызның банк карталарын тикшерә ала. Әгәр дә картабызга кемнәндер (физик яки юридик берәмлектән) акча килә икән, без аның өчен дә 13 процент салым түләргә тиеш булабыз.
Дәүләт һәркайсыбызның каян акча алуын тулысынча күзәтүдә тотарга омтыла, тормышыбызга килеп кергән әлеге яңалыкның төп максаты шунда, ди юристлар. Мисал өчен, кемдер фатир, яки машинасын арендага бирүдән табыш алса, моның өчен тиешле акчаны картасына күчерсәләр, ул салым түләүдән качып кала.
Картага күчкән акча өчен салым органы үзаллы рәвештә 13 процент салым тота башлаячак. Әгәр дә инде бу акчаның бернинди дә табыш түгел икәнен дәлиллисегез килсә, судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булачаксыз. Ә суд юлын таптауның никадәр мәшәкать тудыруын, вакытны алуын, нервларны какшатуын белмәгән кеше сирәктер.
Әлеге яңалык уңаеннан социаль челтәрләрдә халык канәгатьсезлек белдерә. "Балалар бакчалары, мәктәптә үткәрелүче төрле чаралар өчен ата-аналар комитетлары моңа кадәр картага акча җыя идек. Хәзер мәшәкать тагын да арта икән". "Мин ерак Себердә яшим. Өлкән яшьтәге әти-әниемә даими рәвештә акча күчерә идем. Шуңардан да салым түләргә тиеш буламмыни?" "Халыкны ничек таларга белмиләр!" - кебек язмалар бихисап.
Бу уңайдан юристлар тагын аңлатма бирсәләр, алар белән сезне таныштырып барырбыз, дуслар.
Автор: Миләүшә Латыйпова