Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март 2021, 20:00

Исерек шофер куркыныч тудыра

Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Дәүләт думасына тәкъдим кертте.

Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Дәүләт думасына тәкъдим кертте.

Безнең республика парламентарийлары руль артында берничә тапкыр исерек килеш тотылган, яки юл-транспорт һәлакәтләрендә гаепле машина йөртүчеләрнең автомобильләрен дәүләт файдасына конфискацияләргә тәкъдим итә.

"Әгәр граждан Русия Җинаять кодексының 264 һәм 264.1 мәддәләрендә каралган җинаять кылса, аның машинасын дәүләт файдасына конфискацияләргә тәкъдим итәләр. Сүз водительнең исерек килеш авариягә китергән, яки ел дәвамында берничә тапкыр исерек килеш руль артына утырган очраклар турында бара", - дип хәбәр итә» Коммерсант".

Шул ук вакытта җинаять урланган машинада кылынса, конфискация булмаска тиеш. Әлеге тәкъдим авторлары 2020 ел буенча ЮХХДИ мәгълүматларын мисал итеп китерә, аның нигезендә илдәге һәр унынчы авария исерек хәлдәге машина йөртүчеләр катнашлыгында булган. Депутатлар, шулай ук, Франция, Литва, Швейцария законнарына таяна. Ул илләрдә мондый конфискация чарасы кулланыла икән.

Әйткәндәй, Русия Эчке эшләр министрлыгында илдә сезонга туры килми торган (җәен – кышкы, кышын җәйге шиннар куллану тыела) тәгәрмәчләр өчен 1 июньнән штраф сала башлау турында хәбәр иттеләр.Автор: Идрис Саитгалеев
Фото: pdd-now.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/Iserek-kurkinich-tudira-722095/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: