Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март 2021, 10:04

Җитештерү күләме ике тапкырга артачак

«Добрый картон» оешмасы милли проектта катнашкан вакытта җитештерүчәнлекне 2 тапкыр арттырырга планлаштыра.

«Добрый картон» оешмасы милли проектта катнашкан вакытта җитештерүчәнлекне 2 тапкыр арттырырга планлаштыра. Бу хакта БР икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов сөйләде. "Оешмада «Диагностика и целевое состояние» фазасын төгәлләделәр һәм «дүртклаплы тартма чыгару күләмен арттыру» проекты буенча эшче төркемнең 3 айдагы эшенә йомгак ясадылар, шулай ук пилот участогында эш тәмамланганчы максатлар һәм приоритетларны билгеләделәр», - дип хәбәр итте Айрат Фәхретдинов. Сакчыл җитештерү инструментларын кертү вакытында милли проектта катнашкан вакытта җитештерү күләмен 2 тапкырга арттырырга планлаштыралар. Бүгенге көндә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проектына Башкортостан Республикасының 106 предприятиесе җәлеп ителгән. «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проекты РФ Президенты Владимир Путинның май указы нигезендә расланган иде.Автор : Каспранова Ләйсән.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/iteshter-k-l-me-ike-tapkirga-artachak-719626/
  • Читайте нас: