Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 март 2021, 15:03

“Җир сәгате” акциясендә катнаш!

Ел саен мартның соңгы шимбәсендә Бөтендөнья кыргый табигать фонды экология мәсьәләләрен, планета климатын һәм аның чикләнгән ресурсларын саклауга игътибарны юнәлтүче халыкара “Җир сәгате” акциясе үткәрә.

Бу шимбәдә, 27 мартта, 20 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка кадәр, бөтен җирдә, шул исәптә безнең районда да, җәмәгать биналарында, предприятие һәм оешмаларда, магазин һәм кафеларда ут сүндереләчәк. Әмма хәвефсезлек саклау максатында урамнарда ут яначак, светофорлар штатка ярашлы эшләячәк.
Табигатькә сакчыл караш акциясендә теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен бер сәгатькә генә өйдә утны, телевизорны, көнкүреш приборларын сүндереп торырга һәм экологик хәлне яхшырту өчен барысын да эшлибезме, юкмы икәнлеге турында уйларга гына кирәк.
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.
ФОТО:pmk-online.ru
Читайте нас: