Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Һөнәри белем бирү
10 июль 2020, 20:55

Монда авылга кирәкле белгечләр әзерләнә

Аксен агросәнәгать колледжында уку йортын тәмамлаучыларга дипломнар тапшырыла башлады.

Аксен агросәнәгать колледжында уку йортын тәмамлаучыларга дипломнар тапшырыла башлады.
Быел уку йорты республиканың агросәнәгать комплексы өчен ике йөздән артык белгеч чыгарды. Алар - агрономнар, ветеринарлар, бухгалтерлар, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү технологлары, җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре буенча белгечләр, умартачылар, шулай ук тракторчы-машинистлар һәм эретеп-ябыштыручылар. Кырык студент колледжны яхшы билгеләргә генә тәмамлаган.
Бүген Аксен колледжын тәмамлаучыларның күбесен район һәм республиканың агросәнәгать предприятиеләрендә һәм дәүләт учреждениеләрендә эшкә көтәләр дә инде.
-Студентларыбызның күбесе өченче курста ук, производство практикасы үткәндә эшкә урнаша. Предприятиеләр җитәкчелеге аларны түземсезләнеп көтә һәм яшь белгечләргә зур өметләр баглый. Кайбер студентларыбыз югары уку йортларында көндезге бүлектә һәм читтән торып укуын дәвам итә. Без колледжны тәмамлаучылар өчен бик куанабыз. Аларга сайлаган юлларыннан кыю, ышанычлы атлауларын телибез, - ди колледжның уку-укыту эшләре мөдире Салават Тимербаев.
Билгеле сәбәпләр буенча, яшь белгечләргә документларны быел артык шау-шусыз, дулкынландыргыч котлаулардан башка һәм традицион фотога төшүләрсез генә тапшырдылар. Әмма укытучыларның һәм уку йорты директоры Ришат Әбделвәлиевның ихлас теләкләре, акыллы киңәшләре яшь белгечләрне тормыш юлы буйлап һәрчак озата барыр.
Читайте нас: