Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Һөнәри белем бирү
1 декабрь 2020, 14:20

Истәлекле датага – арт-объектлар

Русия урта һөнәри-техник белем бирү системасына 80 ел тула.

Русия урта һөнәри-техник белем бирү системасына 80 ел тула.
Шушы еллар эчендә система катлаулы юл үткән, бик күп реформалар, үзгәртеп корулар кичергән. Бөтен ил буенча йөзләрчә, меңнәрчә һөнәри белем бирү учреждениеләре – икътисад тармагы өчен миллионнаган квалификацияле кадрлар әзерләгән училище, техникум, колледждар ачылган. Алар исәбендә Аксен агросәнәгать колледжы да бар. Республиканың гына түгел, Русиянең дә бер гасырлык тарихы булган бу уку йортында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать өчен меңләгән белгеч әзерләп чыгарылган.
Бу истәлекле вакыйгадан Әлшәйнең борынгы уку йорты студентлары да читтә кала алмады. Булачак агроном, зоотехник, бухгалтер, фермер, эретеп-ябыштыручылар, бер сүз белән әйткәндә, бүген агросәнәгатькомплексы системасында иң кирәкле һөнәрләргә укучы егетләр һәм кызлар укытучылары җитәкчелегендә, берничә арт-объект булдырган. Алар авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре эшенең әһәмиятен һәм крестьян хезмәтен чагылдыра һәм колледж территориясенең матур бер бизәге булып тора.
Шушы көннәрдә Уфада Русия Мәгариф министрлыгының урта һөнәри белем һәм һөнәри юнәлеш бирү өлкәсенең дәүләт сәясәте департаменты директоры Виктор Неумывакин катнашлыгында үткән Идел буе федераль округының һөнәри белем бирү оешмалары директорлары ассоциациясе рәисләре форумында һөнәри белем бирү системасын үстерү стратегиясе турында фикер алыштылар, анда Аксен агросәнәгать колледжы юбилей хөрмәтенә «Һөнәри-техник белем бирү системасына - 80 ел» истәлекле билгесе белән бүләкләнде.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: