Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Һөнәри белем бирү
11 февраль 2021, 17:00

Авылга яхшы белгечләр кирәк

Башкортстан дәүләт аграр университетында районыбызның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчелере биотехнологияләр һәм ветеринария медицинасы факультетын тәмамлаучылар һәм югары курс студентлары белен очрашты.

Башкортстан дәүләт аграр университетында районыбызның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчелере биотехнологияләр һәм ветеринария медицинасы факультетын тәмамлаучылар һәм югары курс студентлары белен очрашты.
Чара районның авыл хуҗалыгы бүлеге инициативасы белән оештырылды. Делегация составында район хакимияте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Д. Ә. Әхмәдышин, район ветеринария станциясе җитәкчесе Х. К. Шәрипов, Әлшәй мәгълүмат-консультация үзәге директоры М. В. Кобыляцкий, җитәкчеләр Н. М. Әминев («Заря» җәмгыяте), Р. Р. Зарипов («Агрокоопинвест»), башкарма директор И. Е. Свечников («Раевка» җәмгыяте) бар иде.
Д. Ә. Әхмәдышин чыгышында студентларны Әлшәй районында терлекчелек тармагындагы эшләр торышы белән таныштырды, кадрлар мәсьәләсе һәм тармакның өстенлекләре турында сөйләде, булачак белгечләргә дәүләт ярдәме чараларына тукталды. Әлшәй район ветеринария станциясе җитәкчесе Х. К. Шәрипов ветеринария станциясе эшчәнлеге белән таныштырды һәм эшкә урнашу вариантлары турында сөйләде. Эш бирүчеләр студентларны кызыксындырган барлык сорауларга тулы җаваплар бирде.
Аннары биотехнология һәм ветеринария медицинасы факультеты деканы Г. В. Базекин экскурсия үткәрде. Кунаклар уку аудиторияләрендә, анатомия музеенда булды.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең гамәлдәге объектларында терлекчелек тармагы эше белән тулырак һәм җентекле танышу өчен студентларның безнең районга килүен оештыру турында карар кабул ителде.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Читайте нас: