Әлшәй хәбәрләре
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Инженерлык эше остасы

Бу һөнәр вәкилләре өчен “мизгел түгел” дигән төшенчәюк.

Бу һөнәр вәкилләре өчен “мизгел түгел” дигән төшенчә юк. Алар язгы чәчүдә, урак чорында һәм кышын да, кыскасы, ел әйләнәсенә һәрвакыт эш белән шөгыльләнә. Ә басуга чыгуга санаулы гына көннәр калгач, авыл хуҗалыгы предприятиеләре инженерлары өчен аеруча кызу мәл җитә. Үз һөнәренә гомеренең күп өлешен багышлаган тармак “Раевка” авыл хуҗалыгы предприятиесе баш инженеры Мөнир Хәкимов моны яхшы белә.
Бәләбәй авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм электрлаштыру техникумын тәмамлагап, хезмәт эшчәнлегенең 40 елын аграр тармакка багышлаган ул. Туган колхозында хезмәт юлын башлаганнан соң, Трунтаиш егете гади эшчедән хуҗалыкның баш белгеченә кадәр күтәрелә. Үз эшенә тугры инженер авыл хуҗалыгы производствосын үстерүгә зур өлеш кертә. Күп еллар дәвамында районның иң зур предприятиесе тәүгеләрдән булып язгы басу эшләрен башлый һәм кыска вакытта уракны уңышлы тәмамлый. Ә бит аңа, тәү чиратта, инженерлык хезмәтенең тотрыклы эшләве нәтиҗәсендә ирешелә, чөнки техниканы вакытында сыйфатлы ремонтлау һәм аның басуларда аварияләрсез эшләве нәкъ шушы хезмәткә бәйле.
Эшлекле һәм энергияле хезмәткәр механиклар, тракторчылар һәм шоферлар, коллегалары, җитәкчелек арасында үз эшенә җаваплы каравы, намуслы һәм шул ук вакытта тыйнак һәм әдәпле булуы белән зур абруй казана. Күпләргә аннан техникага сакчыл карашка өйрәнергә кирәк, ди коллегалары Мөнир Марат улы турында.
Инженер, заманча техника һәм җиһазлар эшен көйләп, хуҗалыкта яхшы икътисади күрсәткечләр һәм рентабельлеккә ирешү өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли. Тырышлык үз җимешләрен бирә: “Раевка” җәмгыяте менә берничә ел инде тармак лидерлары сафында. Баш инженерның намуслы хезмәте берничә тапкыр район хакимиятенең, республика аграр ведомствосының Почет грамоталары белән билгеләнде. Мөнир Хәкимов шулай ук җирдә җиңел булмаган хезмәте өчен Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасы һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Автор фотосы.
Мөнир Хәкимов.
Читайте нас: