Әлшәй хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Мәскәүдә хәрби парадта катнашкан

Күпләребез, аеруча көчле зат вәкилләре, бөек бәйрәм – Җиңү көнендә, барлык эшләрен калдырып, бөтен дөньяга илебезнең куәтен күрсәткән хәрби парадны карарга тырыша.

Күпләребез, аеруча көчле зат вәкилләре, бөек бәйрәм – Җиңү көнендә, барлык эшләрен калдырып, бөтен дөньяга илебезнең куәтен күрсәткән хәрби парадны карарга тырыша. Солдатлар һәм офицерлар тигез сафларда Кызыл мәйдан буйлап үткәндә күнелләребезне армиябез өчен горурлык хисе били.
Ә тантанада катнашучылар үзләре нинди тойгылар кичерә икән? Якташыбыз, әле армия хезмәтен үтүче Илдус Галәветдинов моны яхшы белә. Аңа, гади авыл егетенә, Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган хәрби парадта борынгы Кремль стеналары яныннан марш белән үтү бәхете тигән. Бу шатлыклы минутлар,әлбәттә, аның хәтерендә мәңгелеккә калачак.
Илдус былтыр җәй Стәрлетамак физик культура, идарә һәм сервис колледжын тәмамлап, хокук белгече дипломын ала һәм хәрби хезмәткә чакырыла. Гер спорты белән мавыккан көчле егет тимер юл гаскәрләренә эләгә. Санкт-Петербургта махсус курслар, Ярославльдә һәм Мәскәүдә хезмәт итү, илебезнең хәрби парадында катнашу... Һәр җирдә якташыбыз үзен үрнәкле яугир итеп күрсәткән, намуслы хезмәте өчен берничә тапкыр хәрби часть командованиесе тарафыннан дәртләндерелгән. Ә солдатның әти-әнисенә улларына лаеклы тәрбия биргәннәре өчен Рәхмәт хаты килгән.
Альмира һәм Салават Галәветдиновларның эшсөяр гаиләсе Әбдрәшит авылында гына түгел, районыбызда да яхшы билгеле. Икесе дә намуслы хезмәтләре белән ихтирам һәм хөрмәт казанган. Альмира Миневәр кызы - “Заря” авыл хуҗалыгы предприятиесенең биш меңле үрне яулаган алдынгы савучысы. Бүген дә ул районда ал бирми. Салават Сәләхәтдин улы да озак еллар терлекчелектә хезмәт сала. Ихата тутырып мал-туар, кош-корт асрыйлар. Балаларын да үзләре кебек эшсөяр итеп тәрбияләгәннәр. Өлкән уллары Илгиз Ватан алдындагы изге бурычын үтәп кайткан да инде. Илдус та әти-әнисен уңышлары белән куандыра. Кызлары Альбина Стәрлетамакта колледжда укый. Икенче сыйныфны тәмамлаган төпчекләре Илнур бүген абыйсының армиядән кайтуын түземсезләнеп көтә. Ә Илдус әле җиңел булмаган солдат хезмәтен Архангель өлкәсендә дәвам итә. Үрнәкле яугиргә туган авылына, дөньядагы иң якын кешеләре - бердәм һәм тату гаиләсе көткән туган йортына кайтырга да күп калмады.
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.
Ефрейтор Илдус Галәветдинов.
Читайте нас: