Әлшәй хәбәрләре
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Улыгыз өчен рәхмәт!

Бу сүзләрне ишетү улы армиядә хезмәт иткән һәр ана өчен иң зур шатлык.

Бу сүзләрне ишетү улы армиядә хезмәт иткән һәр ана өчен иң зур шатлык.
Күптән түгел район үзәгендә яшәүче Рәхимә Зәйнуллина да шундый куанычлы минутларны кичерде. Ямьле җәй көннәренең берсендә почтальон аңа Забайкалье краеның Чита өлкәсеннән улы Игорь хезмәт иткән хәрби часть командирыннан рәхмәт хаты тапшыра.
“Исәнмесез, хөрмәтле Рәхимә Дәүләт кызы. Улыгыз, Русия Федерациясе Кораллы көчләре рядовое Игорь Зәйнуллинга яхшы тәрбия биргәнегез өчен Сезгә рәхмәт белдерәм. Хезмәт итү чорында ул үзен тырыш һәм үрнәкле солдат итеп күрсәтте. Командирлар биргән боерыкларны вакытында һәм анык үти, хәрби һөнәрен кызыксыну белән өйрәнә, техник һәм махсус әзерлек буенча төпле белемгә ия. Игорь хезмәттәшләре белән дә яхшы мөнәсәбәттә, аларга һәр яклап үрнәк булып тора. Аңа һәрвакыт таянып эш итәргә була.
Рәхимә Дәүләт кызы, лаеклы ул һәм бөек илебез - Русиянең кыю сакчысын үстергәнегез өчен рәхмәт Сезгә”.
Улы исеменә мондый мактау сүзләрен укыган ана йөрәге ничек дулкынланмасын инде! Рәхимә Дәүләт кызының да күзләрендә шатлык яшьләре күренде. Игорь балачактан ук әнисенә һәм сеңлесе Александрага ныклы терәк була. Изге күңелле, эшсөяр, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган улы өчен рәхмәт сүзләрен ана Раевка 2нче урта мәктәбе укытучыларыннан да, Игорь анда 9нчы сыйныфны тәмамлый, аннан соң Уфа статистика, информатика һәм хисаплау техникасы колледжындагы укытучыларыннан да ишетә, егет анда программистка укый. Улы армиядә дә әнисенең йөзенә кызыллык китерми.
- Уллары армиядә хезмәт иткән барлык аналарга балаларының сау- сәламәт һәм чын ир-егет корына кереп кайтуларын телим.
Без дә Игорь Зәйнуллин хезмәт тутырып, туган ягына исән-имин әйләнеп кайтсын дигән теләктә калабыз.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: