Әлшәй хәбәрләре
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Улыгыз белән горурлана аласыз!

Шундый рәхмәт сүзләре язылган хат алды Кармыш авылында яшәүче Зөлфия Хәлил кызы һәм Азамат Миңлеяр улы Галимовлар.

Шундый рәхмәт сүзләре язылган хат алды Кармыш авылында яшәүче Зөлфия Хәлил кызы һәм Азамат Миңлеяр улы Галимовлар.
Алар өч бала тәрбияләп үстерде. Өлкән кызлары Эльвина, аграр университетны тәмамлап, эшләп йөри, төпчекләре Айгиз Уфа шәһәрендә елчачылык училищесында белем ала, ә уртанчы уллары Айдар армиядә хезмәт итә. Аның командирлары җибәргән Рәхмәт хатында Айдарның хәрби белгечлекне уңышлы үзләштерүе турында хәбәр ителә. Ул осталыгын камилләштерүне дәвам итә, хәрби әзерлек нормативларын үтәүдә яхшы гына нәтиҗәләр күрсәтә, спорт белән актив шөгыльләнә. Эшсөярлеге, тыйнаклыгы һәм намуслы булганы өчен командирлары һәм хезмәттәшләре аны ихтирам итә.
“Хәрби хезмәткәрнең төп бурычларын үтәүдән тыш, Айдар частьнең мәдәни һәм спорт тормышында даими катнаша, моның өчен сәләтле яугир командование тарафыннан берничә тапкыр дәртләндерелде”, - дип яза часть командиры. Моңа гаҗәпләнергә дә түгел, чөнки билгеле җырчы Айдар Галимовның адашы булган егет кече яшьтән үк мәктәпнең үзешчән сәнгать түгәрәгендә шөгыльләнгән.
-Алар сыйныфлары белән актив булдылар. Спорт чараларында призлы урыннар яуладылар, курайда да уйнадылар, биенеләр дә. Бер генә бәйрәм дә аларның катнашлыгыннан башка үтмәде. Өйдә дә, башка малайлар кебек, хуҗалык эшләрендә ярдәмләште, кече яшьтән эшсөяр егет булып үсте, - ди улы турында Зөлфия Хәлил кызы. Мәктәптән соң Айдар Уфадагы ягулык-энергетика колледжын уңышлы тәмамлаган. Армиягә повестка алганчы бераз бульдозерчы булып эшләргә дә өлгергән. Бүген ул Киров өлкәсендә ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Солдатның әти-әнисенә килгән рәхмәт хатында әйтелгәнчә, илебезнең чын сакчысы булган Айдар белән без, якташлары да, хаҡлы рәүештә горурлана алабыз.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Айдар Галимов.
Читайте нас: