Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Әти-әнисенең горурлыгы

Уллары армиягә киткән барлык ата-аналар, әлбәттә, баламның хәле ничек икән, хезмәте яхшы барамы, дип борчыла. Ә хәрби часть командирыннан солдатның уңышлары өчен рәхмәт хаты алгач, аларның йөрәге шатлык һәм горурлык хисе белән тула.

Менә күптән түгел Балгаҗы авылында яшәүче Кәримовлар да Байкал аръягы краенда хезмәт иткән уллары Илдар турында җылы сүзләр язылган рәхмәт хаты алды: “Хөрмәтле Әлфия Рим кызы һәм Ирек Иршат улы! Танк гаскәрләренең кече белгечләрен әзерләү буенча уку үзәге командованиесе улыгызның хәрби бурычны үтәүдә иптәшләренә үрнәк булып торуы, хәрби хезмәт авырлыкларын лаеклы үтүе турында хәбәр итә. Командирлары һәм хезмәттәшләре арасында ул абруй һәм хөрмәт казанды. Оста һәм инициативалы эш итә белүе, эшсөярлеге һәм хәрби әзерлектәге, укудагы яхшы күрсәткечләре өчен часть командованиесе тарафыннан берничә тапкыр бүләкләнде. Улыгызга яхшы тәрбия биргәнегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез”.

Инде армиядә хезмәт итсә дә ата-анасы өчен һаманда бала гына булып калган улы турында командирларының мактау һәм рәхмәт сүзләрен укып, ничек инде ата-ана йөрәге дулкынланмасын? Илдар арытабан да шулай лаеклы хезмәт итсен һәм туган йортына исән-имин әйләнеп кайтсын!

Гөлшат ШӘРӘПОВА.

Балгаҗы авылы.

Илдар Кәримов.
Читайте нас: