Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Хәрби осталыгын камилләштерә

Былтыр ноябрьдә Раевка авылыннан Айдар Шәяхмәтов армия сафына алына. Ул Мәскәү өлкәсенә, Хәрби-космос гаскәрләренә, элемтә батальонына эләгә. Ә күптән түгел Айдар хезмәт иткән хәрби частьтан рәхмәт хаты килгән.

“Хөрмәтле Гүзәл Рәис кызы! – дип мөрәҗәгать итә солдатның әнисенә рота командиры. – Хәрби ант биргәннән соң улыгыз үз белгечлеге буенча бурычларын җаваплы башкара, хәрби осталыгын тырышып камилләштерә. Айдар һәрвакыт инициатива күрсәтә, хезмәтендәге уңышлары өчен дәрләндерүләргә лаек. Сез Ватаныбызның чын сакчысын тәрбияләгәнсез һәм улыгыз белән горурлана аласыз”.

Әнисе улы өчен бик шат, егет хезмәттәшлерә арасында да зур хөрмәт казанган, командирлары да аннан канәгать Үрнәкле солдатның картәнисе Галия Миневәли кызы, картәнисе Рәис Вахит улы, сеңелесе Диана һәм, әлбәттә, дуслары да Айдар белән бик горурлана.

Шаян холыклы, аралашучан, ярдәмчел, өлкәннәргә хөрмәт белән караган бу тырыш егет армиягә кадәр Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалын тәмамлаган. Хезмәттән кайткач ул сайлаган һөнәре буенча эшләргә, ә иң мөһиме – якыннары, туганнары һәм яраткан кешеләре турында хәстәрлек күреп, лаеклы яшәргә хыяллана.

Үз хәбәрчебез.

Айдар Шәяхмәтов.
Читайте нас: