Әлшәй хәбәрләре
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Фермерга да армия мәктәбе кирәк

Көзнең соңгы көннәре булачак солдатларның ата-аналары өчен дулкынландыргыч мәл. Чөнки алар улларын хәрби хезмәткә озата. Ә кемдер шундый хисләрне бер ел элек кичергән, алар инде ир-егет булып, армия хезмәтендә чыныгу алган сөекле уллары белән очрашу мизгелләрен түземсезләнеп көтә.

Менә Зеленый Клин авылыннан Гыймалетдиновлар да Приморье өлкәсендә хезмәт иткән төпчек уллары Илнур белән очрашу сәгатьләрен саный. Егет тиздән юлга чыгачагы турында хәбәр иткән дә инде. Гүзәл Шәмсетдин кызы улын кочагына алачак бәхетле мәлләрне кар-кат күз алдыннан үткәрсә, Вил Гәрәй улы да горурлануын яшерми: аның ярдәмчесе, аның уң кулы – Ватаныбызның чын сакчысы бит! Гыймалетдиновларга лаеклы ул тәрбияләгәннәре өчен хәрби часть командиры шәхсән рәхмәт белдергән. Солдатның әти-әнисенә җибәргән рәхмәт хатында ул менә нәрсәләр яза: “Илнур – әдәпле, эшсөяр, тәртипле егет. Боерыкларны тиз арада җиренә җиткереп үти, пөхтә, укуда һәм көндәлек эшләрдә тырышлык күрсәтә. Иптәшләре аны хөрмәт итә, аңа теләсә нинди эшне дә ышанып тапшырырга була. Илнурны башка хәрби хезмәткәрләргә дә үрнәк итеп куярга мөмкин. Ул – Туган илебезнең чын сакчысы, намуслы солдат һәм бик яхшы егет”.

Вил Гәрәй улы фермер хужалыгындагы бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр Илнур армиядән кайткач бераз җиңеләер, дип өметләнә. Чөнки ул кече яшьтән үк крестьян эше белән таныш, басуда да, фермада да әтисенең беренче ярдәмчесе була. Армиягә киткәнче Аксен агросәнәгать колледжында укып авыл өчен иң кирәкле һөнәр – тракторчы-машинист белгечлеге ала. Шулай булгач белеме дә, хәрби хезмәттә чыныгу үтүе дә егеткә киләчәктә уңышларга ирешергә ярдәм итәр.

Фәнүзә СУФИЯНОВА.

Илнур Гыймалетдинов.
Читайте нас: