Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар

Ватаныбызның ышанычлы сакчысы

50 яшьлек күркәм гомер бәйрәме алдыннан Әбдрәшит авылында яшәүче Әлфинур Рәмил кызы Каюмова шатлыклы хәбәр алган.

50 яшьлек күркәм гомер бәйрәме алдыннан Әбдрәшит авылында яшәүче Әлфинур Рәмил кызы Каюмова шатлыклы хәбәр алган. Ул Ленинград өлкәсендә ракета-космос гаскәрләрендә хезмәт иткән улы Роберт Зәйнуллин турында рәхмәт хаты алып, шатлыгы белән уртаклашыр өчен редакциягә килеп китте.
Әлфинур һәм Риф Каюмовлар һәрвакыт зур һәм тату гаилә турында хыялланган. Ниһаять, хыяллары тормышка ашкан. Аларның хәзер биш балалары бар, шуларның икесе – тәрбиягә алган улларыРоберт һәм аның энесе Руслан.
-Өлкән кызларыбыз укуларын тәмамлап, сайлаган һөнәрләре буенча эшли башлагач, зур, иркен йорттыбызда бер бала белән генә калдык. Нуршатка ул вакытта ике яшь ярым иде. Шул вакытларда приюттан бала алып, үстерү турында уйлана башладым, - ди Әлфинур Рәмил кызы. – Малайларның берсе төскә-башка миңа нык охшап тора иде. Ә ул әти-әни булып, үзенең 10 яшен гаиләдә билгеләү турында хыялланган. Хыялы тормышка ашты. Роберт үзенең туган көнен чынлап та безнең йортта каршылады һәм үзе генә дә түгел, ә энесе Руслан белән. Шулай итеп малайлар безнең гаиләгә килеп эләкте.
Регина белән Гүзәл дә аларны үз туганнары кебек яратты. Кызларымның икесе дә Башкортстан дәүләт педагогия университетын кызыл дипломга тәмамлады. Регинаның инде үз гаиләсе, бәләкәй улы бар. Гүзәл гарәп телен яхшы белә һәм Ислам дине кануннарын күзәтеп яши.
Гаиләдә Робертның күп сәләте ачылды. Ул уку материалын тиз һәм җиңел үзләштерде, “4”ле һәм “5”ле билгеләренә генә укыды, җиңел атлетика, чаңгы буенча район ярышларында актив катнашты, волейбол һәм баскетбол буенча мәктәпнең җыелма командасы составына керде, дзюдо белән шөгыльләнде һәм район данын яклап, һәрвакыт призлы урыннарны яулады. Өстәвенә ул матур итеп җырлый һәм бии дә.
“Роберт төпле теоретик белемгә генә түгел, үзенә тапшырылган коралны һәм беркетелгән техниканы хәрби куллануда практик күнекмәләргә ия булуын да раслый. Уку-хәрби бурычларны үтәгәндә һәм көндәлек хезмәтендә һәрвакыт тырышлык һәм инициатива күрсәтә”, - дип хәбәр итә хәрби часть командиры хатында һәм яхшы ул тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт әйтеп, аның Ватаныбызның ышанычлы сакчысы булуына ышаныч белдерә. Армиядә намуслы хезмәт иткән егеткә хәрби частьта калырга тәкъдим итәләр, бу үзе үк күп нәрсә турында сөйли.
Стәрлетамак тармакара колледжында сварщик һөнәренә укучы энесе Русланга да армия хезмәтенә китәр вакыт җитә. Башкорт лицееның 6 “б” сыйныфы укучысы Нуршат та Роберт абыеның армиядән кайтуын түземсезләнеп көтә. Ул да хәрби хезмәт турында хыяллана, ә әлегә апалары һәм абыйлары кебек яхшы укый, төрле олимпиадаларда призлы урыннар яулый.
Әти-әнисе Робертка һәрьяклап ярдәм итәргә тырыша. Аның өчен борчылалар, уңышларына куанып бетә алмыйлар. Һәм, әлбәттә, улларының туган йортка тизрәк әйләнеп кайтуын түземсезләнеп көтәләр.
Читайте нас: