Табиб-ортодонт Кадрия Татлыбаева менә күп еллар инде кешеләргә елмаю бүләк итә.
Еш кына күпләр кариес аркасында гына түгел, ә дөрес булмаган тешләнеш сәбәпле дә тешләрен югалта, ә бу косметик җитешсезлек кенә түгел, ә гомум организм өчен дә хәвеф белән яный. Азыкны тигез тешләмәү эмальгә зыян китерә, тешләрнең селкенеп торуына һәм төшүенә, теш казнасының ялкынсынуына алып килә. Киләчәктә моның кариестан алып йөз асимметриясе, хәтта умыртка сөяге чирләре белән тәмамлануы мөмкин.
Әлшәйләрнең бәхетенә күрә, районыбызда махсус табиб, стоматолог-ортодонт Кадрия Татлыбаева эшли. Булачак табиб җиңел булмаган һөнәр серләренә әкренләп өйрәнә. Тәүдә медицина колледжын, аннары Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлый. Стажировканы Уфада, Стәрлетамакта үтә, 2012 елда “Земство докторы” программасы буенча Әлшәй районына эшкә килә. Өченче ел инде Кадрия Индус кызы тормыш иптәше Раян Рәхим улы белән, ул барлык оештыру мәсьәләләрен үз өстенә алган, шәхси практика белән шөгыльләнә. Татлыбаевлар Шафран авылында стоматология кабинеты ачкан. Монда пациентлар безнең районнан гына түгел, күрше Дәүләкән, Стәрлетамак, Уфа, Иглин районнарыннан да килә... Кыскасы, Әлшәй ортодонты Татлыбаеваны тирә-якта да яхшы беләләр. Бүген аның 12 яшьтән алып һәм 50 яшьтән өлкәнрәк 60 пациенты бар.
-Ортодонтиядә бүген – тешләрне коррекцияләү һәм тешләнешне төзәтү өчен яшь чик түгел. 15, 30, 45, 55 яшьтә дә бу проблеманы хәл итәргә мөмкин, - ди Кадрия Индус кызы.
Һәр пациент аерым мөнәсәбәт таләп итә. Ортодонтия - катлаулы фән. Монда бертөрле очраклар һәм бертөрле дәвалау алымнары булмый. Барысы да диагностик мәгълүмат җыюдан башлана, алар буенча коррекцияләү планы төзелә, ә ул бер генә ел дәвам итми. Әйе, ортодонт үзенең пациентларын кимендә 1,5-2 ел күзәтә. Шунлыктан кешеләр белән ихтирамлы мөнәсәбәттә булу, төрле яшьтәге һәм төрле характерлы авырулар белән уртак тел табу мөһим.
-Пациентларыбыз безнең өчен хәзер инде гаилә әгъзалары кебек, -дип сүзгә кушылды Раян Рәхим улы. – Без дәвалау барышында килеп туган бөтен проблемаларны хәл итәргә тырышабыз. Студентлар, мәктәп укучылары, читтән килгән пациентлар өчен аена бер тапкыр шимбә көннәрендә кабул итү оештырылган.
Ә инде табиб та, пациент та көткән төп нәтиҗә – сәламәт тешләр һәм матур елмаю. Шуңа да күпләрнең озайлы дәвалау үткәннән соң үз стоматологын елмаю бүләк итүче тылсымлы фея белән чагыштыруы гаҗәп тә түгел.
Стоматология кабинеты Шафран авылы, Совет урамы, 3 адресы буенча урнашкан.
Авырулар эш көннәрендә 9 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Кабул итүгә язылу өчен тел. 2-51-54, 8-937-348-3516.