“Без фельдшерыбыздан уңдык”, - ди Казанка фельдшер-акушерлык пункты мөдире һәм югары категорияле фельдшер Любовь Николаевна Ермалаева турында авылдашлары һәм авыл биләмәсе башлыгы Вил Йомагуҗин.
Любовь Николаевна бу белгечлекне Стәрлетамак медицина училищесында ала. 1987 елда юллама буенча Казанка авылына эшкә килә.
Бүген Любовь Ермалаева 400дән артык кеше яшәгән Казанка һәм Фән авыллары халкына квалификацияле медицина ярдәме күрсәтә. Авыруларны кабул итү, өйгә чакырулар, процедуралар, профилактик тикшерү, бер яшькә кадәрге балаларны, авырлы хатыннарны, пенсионерлар һәм инвалидларны өйләренә барып карау, бер сүз белән әйткәндә, авыл фельдшерының мәшәкатьләре җитәрлек.
Әмма Любовь Николаевна бу һөнәрне сайлавына бер дә үкенмәгән. Үзе Трунтаиш авыл Советының Адамовка авылында туган. Мәктәптә укыганда интернатта яши, татарча, башкортча сөйләшергә өйрәнә. Ә ун ел элек шофер таныклыгы ала. Хәзер авырулар янына баруы да җиңел.
Һәрвакыт ачык, көләч йөзле, изге күңелле бу ханым белән аралашуы да күңелле. Грамоталы, тәҗрибәле белгеч Медицина хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүнең республика үзәге, район хакимияте, авыл биләмәсе, үзәк район дәваханәсе җитәкчелегенең Почет грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Гаиләсендә дә бәхетле ул. Тормыш иптәше Сергей белән энҗе туйларын билгеләгәннәр. Александр, Юлия һәм Ольга исемле өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Төпчекләре Оля әнисе юлын сайлаган, бүген Бәләбәй медицина колледжында укый. Оныклары Дима һәм Родион картәнисе белән картәтисен уңышлары белән куандырып тора.
Күктә март кояшы елмая, тиздән бар тирә-як яшеллеккә күмелер. Шифалы урман, басу үләннәре дә баш калкытыр. Любовь Николаевна иван-чай үләнен киптереп аннан чәй ясап эчәргә ярата.
-Ә сез кан басымыгызны үлчәтергә теләмисезме? – дип сорый ул әдәпле генә, үз ярдәмен тәкъдим итеп.
Дарулар гына түгел, шифалы үләннәр дә эчәргә киңәш итә ул. Бу мөлаем, сөйкемле ханым белән аралашканнан соң күңелгә җиңел булып китә һәм авыртулар кул белән сыпырып алгандай юкка чыга. Изге күңелле, ярдәмчел, үз эшенең остасы булган шушы ханым кебек йөрәге кушуы буенча кешеләргә ярдәм итәргә ашыгучылар бу дөньяда күбрәк булсын иде.