Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Облачно
Һөнәрмәннәр1
23 Марта 2020, 14:30

Китап патшалыгы хуҗабикәсе

Аның эше – аның булмышы.

Аның эше – аның булмышы. Һәр иртә Гүзәл Әхмәдышина эшенә бәйрәмгә барган кебек бара, чөнки ул үз һөнәрен бик ярата.
Кырмыскалы районында туып-үскән авыл кызы бәләкәйдән китапханәче булырга хыяллана. Әмма ул мәктәптә бер парта артында утырган ахирәте Гүзәлиянең үгетләвенә күнеп, киләчәктә дә бергә эшләргә карар итеп, медицина институты каршындагы Уфа республика медицина училищесына укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң, югары уку йортлары поликлиникасында шәфкать туташы булып эшли, анда булачак тормыш иптәше Венер Әхмәдышин белән очраша. Егет ул вакытта педагогия институтында физика-математика факультетының бишенче курс студенты була. Өйләнешкәннән соң яшьләр Байдаковка авылында яши башлый, Венерны анда мәктәпкә юллама буенча укытучы итеп җибәрәләр. Гүзәл пионервожатый булып эшли. Бер елдан соң алар Нигъмәтулла авылына, иренең әти-әнисе янына кайтып төпләнәләр.
Гүзәл Рәис кызы Нигъмәтулла авыл китапханәсендә китапханәче булып хезмәт сала һәм читтән торып китапханә техникумында тәмамлый. Шул вакытлардан алып унтугыз ел үтеп киткән. Әмма бу һөнәрне сайлавына ул үкенми. Аның балачак хыялы тормышка аша. Мәктәп елларындагы кебек үк, Гүзәл Әхмәдышина бүген дә барлык авыл чараларын алып бара, китап укырга ярата, еш кына шигырь сөйләүчеләр конкурсында катнаша. Ел башыннан гына ул 13 китапханәара иҗади акцияләрдә һәм ике флешмобта катнашкан, бик күп грамоталар һәм дипломнарга лаек булган.
-Бу миңа ошый. Әнгам Атнабаев, Гөлфия Юнысованың шигырьләрен яратам, - ди Гүзәл Рәис кызы.
Ул миңа ике туган абыйсы Баян Котлыев һәм аның тормыш иптәше Изида Мурзина-Котлыеваның, алар, кызганычка каршы, якты дөньяда юк инде, шигырьләр җыентыгын горурлык белән күрсәтте һәм Гүзәл белән аның иренә багышланган соклангыч шигъри юлларны укып ишеттерде.
Гүзә Рәис кызы үзе дә иҗади кеше, өлкәннәр өчен “Лира” шигърият сөючеләр клубын һәм балалар өчен “Оста куллар” клубын алып бара. Шулай булгач, беренче карашка китапханәдә тынлык булса да, биредә тормыш гөрләп тора. Монда 500ләп кеше, шул исәптән Байдаковка, Нефороща авылында яшәүчеләр дә йөри. Алар укырга китап ала, күргәзмәләр белән таныша, хәтта үзләренең эше, сәламәтлекләре һәм гаилә тормышы турында да сөйләп китә. Иң өлкән китап укучы – 85 яшьлек Сәлия әби Нуриәхмәтова. Ул татар телендә романнар укырга ярата, Гүзәл Рәис кызы китапларны аңа өенәүк илтеп бирә.
Район хакимияте тарафыннан былтыргы эш нәтиҗәләре буенча иң яхшы мәдәният хезмәткәре дип танылган Гүзәл Рәис кызы үз һөнәрен, китап укучыларын, кызлары Юлия һәм Алияне, ике яшьлек оныкасы Камилланы бик ярата. Тормышта иң ышанычлы терәге – әлбәттә, ире Венер.
Үткәнне бүгенге һәм киләчәк белән бәйләгән китаплар аның тормыш мәгънәсенә әйләнгән. Шушы соклангыч патшалыкның уңган хуҗабикәсе Гүзәл Әхмәдышина мондагы рухи хәзинәләрне кадерләп саклый.
Читайте нас