Районда бүген кече малтабарлык белән шөгыльләнүче йөзләгән кеше исәпләнә. Алар арасында беренчеләрдән булып үз эшен ачып, бүген бу өлкәдә зур уңышларга ирешкәннәр дә бар. Шундыйларның берсе – районда гына түгел, республикада да билгеле һәм булдыклы малтабар Нияз Алтынгуҗин.
Машинада йөрер өчен механика факультетына укырга керә
Нияз – күп балалы гаиләдә үскән гади авыл малае. Бәләкәйдән үк кызыксынучан, зирәк була, шуңа күрә мәктәпне дә медальгә тәмамлый. Ә һөнәр сайлау егет өчен авыр булмый, чөнки кече яшьтән авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына укырга керергә тели. Үз бәһасын белгән һәр егет кебек, ул да “корыч ат”та җилдерергә хыяллана. Ә ул чорда машина сатып алу өчен акча эшләрдәй мөмкинлек булмый. Колхозда иң элек инженерга һәм председательга гына хезмәт машинасы биргәннәрен ул яхшы белә. Әмма рәис вазыйфасына ук исәп тотмый егет, шуңа да инженер булырга карар итә. Нияз авыл хуҗалыгы институтына укырга керә һәм механика факультетын уңышлы тәмамлый. Республиканың төп югары аграр уку йортында алган белеме өчен бүгенге көнгә кадәр укытучыларына рәхмәтле. Ләкин тормыш без уйлаганча гына түгел бит ул. Ниязның язмышы да бөтенләй башка юнәлеш ала.
Укыган вакытта егет Никифар авылыннан бик итәгатьле һәм сөйкемле Ләйсән исемле кыз белән таныша. Яшьләр студент чакларында ук өйләнешә, Нияз – бишенче, Ләйсән, булачак бухгалтер, өченче курста укыган була. Нияз тиздән диплом ала һәм Уфа шәһәрендә вакытлыча эшкә урнаша. Ә кыз беле алуын дәвам итә. Студентлар өчен бирелгән тулай торакта яшиләр. Озакламый уллары Алмаз дөньяга килә. Ләйсән диплом алганнан соң, Алтынгуҗиннар туган районнарына кайтып китә.
Монда да яшьләрне берәү дә колач җәеп каршы алмый. 90нчы еллар була. Эшсезлек, акчасызлык, айлар буе хезмәт хакын түләмиләр. Яшь гаилә Раевкада фатирда тора. Нияз башта мәгариф бүлегенә - шофер, арытабан 36нчы РСПга эшкә урнаша. Бәлки, ул монда эштә калган да булыр иде, җитмәсә, үрләтергә дә вәгъдә итәләр, әмма моның өчен укырга Волгоградка барырга кирәк була. Сабыйлары авырып китү сәбәпле, хатынын берүзен калдырырга теләми Нияз, бу тәкъдимнән баш тарта. Соңыннан эш урынында авария була, бинаның балкасы җимерелеп төшә һәм цех эшчеләрен хезмәт хакы сакланмаган отпускка җибәрәләр.
-Бервакыт шулай хатыным белән урам буйлап китеп барганда икмәк сатып алырга туктадык. Хатыным да вак акчасын барлый, мин дә кесәләрне бутыйм...Бер сүз белән әйткәндә, ипигә акчабыз җитмәде. Икмәк алырлык та акча эшли алмагач, ни өчен биш ел буе укыдык соң без, - дип ачынган чакларын искә ала Нияз Рәсүл улы.
Базар мөнәсәбәтенә күчү иң авыр сынаулар чоры булды, берәүләр ачлыктан интексә, икенчеләргә ул шәп мөмкинлекләр ачты. Ул елларда нидер сатып кына акча эшләргә була иде. Күпләр үзе товар кайтартучы да, промоутер да, сатучы да, үзе үк кассир да була. Берәүләр үзенең алты сотый җирендә үстергән яшелчәләрен, икенчеләр Европадан телефоннар, факслар һәм хушбуйлар, Кытайдан – кием-салым, уенчыклар һәм башка вак-төяк, Америкадан – джинсы һәм кроссовкилар, Төркиядән курткалар һәм туннар алып кайтып сатты. Мондый кооперация күпләргә 90нчы еллардагы “шок терапиясе” һәм кыргый инфляция шартларында “исән” калырга ярдәм итте.
Нияз Алтынгуҗин ит сатучы булып китә. Авыллардан ит алып Уфа рестораннарына, кафе һәм ашханәләргә, базарларга алып барып күмәртәләп сата. Ярый әле машинасы була. Беренче автомобильне ул скважиналар бораулап, шул акчага сатып ала. Әлбәттә, ул гына җитми, кешедән бурычка сорап торырга да туры килә. Машина булуын була, әмма өр-яңа булмаса да, механика факультетын тәмамлаган белгечкә ике цилиндрлы “Москвич”ны көйләп алу зур мәсьәлә булмый. Тиздән мутлашмаган ит җыючы Нияз турында хәбәр халык арасында тарала һәм аның даими клиентлары барлыкка килә.
-Төрле хәлләр булгалады инде, әмма минем өчен репутациямне төшермәү һәрчак мөһим иде, - ди малтабар ит саткан вакытлары турында.
Электр двигательләреннән сәнәгать төзелешенә кадәр
Ит сату шөгыле Ниязны да, Ләйсәнне дә шатландырмый. Икесенең дә дипломы ята, ә керем һәм канәгатьлек китергән җитди эш юк. Ул вакытта предприятиеләр, колхоз һәм совхозлар эшләгән була әле. Нияз башта хуҗалыкларга двигательләрне әйләндерү өчен материал ташый, ә соңыннан үзе дә ремонт белән шөгыльләнә башлый. Цех өчен арендага гараж ала. Башта бәләкәй двигательләрдән башлый. Өстәвенә, мондагы осталар турында ишетеп, көнкүреш техникасын ремонтлап бирүен сорап та мөрәҗәгать итәләр. Эшләре әкренләп алга китә. Цехлары бәләкәй булганлыктан, автосервис сатып ала, анда зур двигательләрне дә ремонтлау мөмкинлеге туа. 4 кешедән генә торган коллектив 15кә җитә. Җайлап ул техника сатып алалар, электр тапшыру линияләрен хезмәтләндерә башлыйлар. Төзелеш эшләренә лицензия алалар. Барлык оештыру, производство эшләре мәшәкатьләрен Нияз үз өстенә алса, Ләйсән исәп-хисап эшләрен алып бара.
Беренче зур төзелеш заказын Алтынгуҗиннар мәгариф бүлегеннән ала. Кырым мәктәбенең берничә бүлмәсен балалар бакчасы итеп үзгәртәләр, арытабан район үзәгендә авыр атлетика залын үзгәртеп төзиләр. Тиздән 148нче ПМСтан да шәп тәкъдим алалар. Предприятие зур яңа бина төзи, электр белән тәэмин итү эшен Нияз үз өстенә ала. Бу сәнәгать төзелешенә күчүгә тәүге адым була. Бер үк вакытта Әлшәйнең һәм күрше районнарның мәктәпләрен, балалар бакчаларын, спорт объектларын хезмәтләндерәләр. Тиздән автосервиста да кысык була башлый. Линия-механика остаханәсенең элекке бинасын участогы белән сатып ала Алтынгуҗиннар. Үзләренең проект буенча яңа бина төзиләр. Электр-монтажлау эшләренә бик күп материал кайтартыла, магазин да ачып җибәрәләр.
Бүген Алтынгуҗин – ышанычлы, абруй белән файдаланучы малтабар, зур авыл хуҗалыгы һәм нефть объектларыннан башлап, юл аша салынган күперләргә кадәр барлык төзелеш эшләрен алып барырдай яхшы үсешкән, көчле оешма җитәкчесе. Аның белән заказ бирүче эре предприятиеләр – “Транснефть”, “Башнефть”, Русия тимер юллары, “Таврос” компанияләре төркеме, “Башкортстан бройлеры”, “БашРЭС” җәмгыятьләре хезмәттәшлек итә. Сәнәгать төзелеше базарында “Алтынгуҗин” гади исем генә түгел, ә сыйфат маркасына әйләнде. Малтабар өчен эшләнгән эшнең вакыты һәм күләме түгел, ә сыйфаты мөһим. Шуңа да мондагы белгечләр, бүген аларның саны 40ка җиткән, һәрвакыт белемнәрен камилләштерә, барлык төр эшләргә дә рөхсәт, кирәкле заманча техника, җиһазлар, эш кораллары бар.
-Моңа акча жәлләргә кирәкми, төзелештә төп кагыйдә - объектның хәвефсез булуы һәм үзенең тәгаенләнешен төгәл үтәве. Бу кагыйдә бүген торак, сәүдә,сәнәгать объектлары өчен дә көнүзәк, шуңа да без һәрвакыт белемне һәм осталыкны камилләштерү юлында,- ди Нияз Рәсүл улы.
Малтабарны һөнәри осталыгы гына түгел, ә кешелеклелек сыйфатлары да данлый. Нияз Рәсүл улы – үз хезмәткәрләренә игътибарлы җитәкче. Предприятие эшчеләренә тулы соцпакет, 100 мең сумга кадәр процентсыз кредит каралган. Нияз Алтынгуҗин яхшы гаилә башлыгы, балалары да әтисе юлын дәвам итә. Улы Алмаз, авиация университетында инженер һөнәре алып, эшләп йөри, кызы Лилия дә - шушы ук уку йорты студенты, булачак инженер.
Алтынгуҗин – Әлшәй спортчыларының, үзәк район дәваханәсенең район дәрәҗәсендә үткән чараларның даими иганәчесе, аеруча якташларына җылы мөнәсәбәттә ул. Идрис авылындагы бер генә чара да аның катнашлыгыннан башка үтми, дисәм, һич ялгышмамын, мөгаен. Берничә ел элек, мәчет ачу тантанасында, авылда һәйкәл ачу тәкъдиме белән чыгыш ясады ул. Һәм менә быел, Җиңүнең 75 еллыгына, идрислеләр бергәләп монумент төзеп тә куйды. Тактаташның эскизын һәм проектын урындагы оста, укытучы Фаил абый Вәлиәхмәтов төзи. Ә Нияз Алтынгуҗин зур күләмдә акча күчереп, һәйкәлне төзергә ярдәм итә. Мемориалны үсеп килүче яшь буын ата-бабаларын белеп үссен, аларны онытмасын өчен балалар бакчасы янындагы майданга урнаштыралар. Яугирләр истәлегенә куелган һәйкәл хәзер Идрис авылының матур бер бизәге булып тора.
-Эшләр дәвам итәчәк әле. Озакламый мемориал территориясен төзекләндерүне башлыйбыз, монда гаилә, спорт һәм мәдәни ял өчен барлык уңайлыклары булган матур һәм ямьле парк булачак, - ди Нияз Рәсүл улы.
Тиздән Идрис авылында да үзләренең Кызыл мәйданы барлыкка килүенә шигебез юк. Нияз Алтынгуҗин кебек булдыклы башкорт ир-егетләре сүзен җилгә очырмый...