Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Облачно
Һөнәрмәннәр1
5 Июня 2020, 07:20

Кайда ярдәм кирәк, алар шунда

8 июньдә социаль хезмәткәрләр үзләренең бәйрәмен билгели.

8 июньдә социаль хезмәткәрләр үзләренең бәйрәмен билгели.
Әбдрәшит авылынан Әлфия Әхмәдиева менә егерме биш ел инде социаль хезмәткәр булып эшли. Шушы еллар дәвамында ул кайда ярдәм кирәк булса, шунда тәү чакырудан килеп җитә. Бүген дә аның карамагында булган 16 кеше Әлфияне түземсезлек белән көтәләр.
-Мин бу эшне яшь кенә килеш башладым, ул вакытта чак егермем тулган иде. Тормышымның иң авыр чагы иде ул, Уфада эшләп йөргән вакытта, әнием чирләп китү сәбәпле, аны карау өчен авылга кайтырга туры килде. Тиздән авылда социаль хезмәткәрнең эштән китүе турында ишеттем. Эшкә урнашырга килгәч, җитәкчеләр кыска гына итәкле бизәнгән яшь кызны күреп аптырап калды. Бу аңлашыла да, яшь кенә кыз өлкәннәр өчен дә җиңел булмаган шушы эштә эшли алырмы, икенче көненә үк ташлап качмасмы, дип икеләнгәннәрдер инде.
Әлбәттә, тәүге мәлләрдә җиңел булмады. Эшне ташлап китәргә уйлаган чаклар да булды. Ләкин әнием:”Эшең авыр булса да түз кызым, сиңа кешеләр һәрвакыт рәхмәт әйтер. Ә рәхмәтле булудан да зурырак савап юк”, диде. Шулай 25 ел хезмәт салганымны хәтта сизмәдем дә, - дип елмая Әлфия Йосып кызы.
Социаль хезмәт эшенә бөтен Әхмәдиевлар гаиләсе җәлеп ителгән, Әлфия Йосып кызының балалары да ихлас ярдәм итә. Өлкән улы Айнур - аграр университет студенты, игезәкләр – җиденче сыйныф укучылары Розана һәм Рамазан. Аеруча Розана әбиләргә ихлас мөнәсәбәттә. Әнисе бармаганда да кыз аларга барып хәлен белә, еш кына аларны үз куллары белән ясаган бүләкләре белән сөендерә. Розана – бик оста кыз, бәйләргә, аш-су әзерләргә ярата. Өлкәннәргә кирәкле дару һәм товарлар алып кайту өчен район үзәгенә барырга еш кына транспорт кирәк була, бу очракта инде Әсхәт Әсгат улының ярдәме кирәк була. Җәй көне Әлфия әлбәттә, өлкәннәргә үзе дә велосипедта авылның теге очыннан бу очына җилдереп кенә барып килә, ә менә кыш көне кирәкле әйберне ире машина белән илтеп бирә.
-Безнең эшебез көнкүреш проблемаларны гына хәл итүдә түгел, өлкән яшьтәгеләрне мотлак игътибар белән тыңлый белү, кирәк чакта дәртләндереп җибәрү, ниндидер очракта тынычландыру да мөһим. Алар белән бергә рәхәтләнеп көлгән чаклар да, елаган мәлләр дә була. Кыскасы, социаль хезмәткәр – ул ярдәмче дә, психолог һәм иптәш тә, - ди ышаныч белән чирек гасыр гомерен шушы җиңел булмаган һөнәргә багышлаган Әлфия Әхмәдиева.
Читайте нас