Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Облачно
Һөнәрмәннәр1
19 Июня 2020, 07:00

Алар һәрвакыт алгы сызыкта

Кем булырга? Тормышта нинди юл сайларга? Бу сорауга күпләр тиз генә жавап таба алмый.

Кем булырга? Тормышта нинди юл сайларга? Бу сорауга күпләр тиз генә жавап таба алмый. Ә менә китапханәче Фәһимә Шакир кызы һәм “Госстрах” агенты Газый Гайнулла улының өч кызы балачактан ук бер хыял – табиб булып, кешеләрне дәвалау теләге белән яна. Мәктәпне тәмамлаганнан соң ике апасы артыннан Наилә дә медицина институтына юл тота.
Укырга керү өчен баллары җитмәгән кыз үз максатыннан тайпылу турында уйлап та карамый. Раевкага кайтып бер ел район дәваханәсенең бала тудыру бүлегендә санитарка булып эшли. Аннары Уфада медицина училищесын кызыл дипломга тәмамлый һәм Башкортстан медицина институтының педиатрия факультетына укырга керә.
Юллама буенча Себердә дәваханәдә эшләгәннән соң, яшь белгеч туган ягына кайта. 1992 елдан аның язмышы Раевка үзәк район дәваханәсенә бәйле. Башта нәни пациентларны дәвалый, өч елдан соң махсус белгечлек ала һәм менә 25 ел инде республика сәламәтлек саклау өлкәсе алдынгысы, югары категорияле табиб Наилә Абдрахманова йогышлы авыруларны дәвалау бүлегендә хезмәт сала.
-Табиб-инфекционистларның барысы да универсал алар, ди Наилә Газый кызы. – Дөрес диагноз куеп, дәвалау алымнарын билгеләү өчен безгә медицинаның барлык өлкәләрендә дә белгеч булырга кирәк. Ә пациентларыбыз өлкәннәр генә түгел, балалар да.
Авыруларны поликлиникада кабул итү, стационарда дәвалау аның һөнәри бурычлары бихисап. Монда инде коллегаларының ярдәме бик мөһим. Ә алар, Наилә Газый кызы әйтүенчә, соклангыч кешеләр. Йогышлы авыруларны дәвалау бүлеге коллективы тату, бердәм, шушы еллар эчендә якын туганнарга әйләнгәннәр дисәң дә була. Инфекция кабинеты шәфкать туташы Анна Романенко белән дә тиз уртак тел тапканнар.
Әйе, инфекционистларның эше беркайчан да җиңел булмаган. Алар хәвефле йогышлы авыруларга каршы көрәштә һәрвакыт алгы сызыкта. Геморрагик бизгәк, грипп, гепатит, инде онытылып беткән диярлек кызылча, “XX гасыр чумасы” – СПИД... Кыскасы, аларның эше хәвеф белән бәйле. Ә бүген, коронавирус пандемиясе чорында, яңа билгесез инфекциягә каршы тору да нәкъ алар иңенә төште.
Безнең дәваханәдә COVID-19га экспресс-тест үткәрелә, махсус бригадалар коронавирус булуга шик туган кешеләрнең өйләренә барып, анализ ала. Әгәр моңа кадәр районда бу инфекция белән чит илләрдән һәм имин булмаган төбәкләрдән кайтучылар авырса, хәзер исә, бөтен республикадагы кебек, гаиләдә йоктыручылар ешайды. Авыруны җиңел үткәргәннәр табиблар күзәтүендә өйдә дәвалана, авыр пациентларны Стәрлетамакка стационарга җибәрәләр.
-“Ничек курыкмыйча эшлисез?” – дип сорый миннән кайберәүләр. Әлбәттә, аеруча тәүге мәлләрдә кыен булды, - ди Наилә Газый кызы. – Әмма без бит үзебезнең табиб бурычын үтибез. Өстәвенә барыбыз да шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгәнбез.
Һәркөнне алгы сызыкта булу, смена буена саклану киемендә, битлек, перчаткалар һәм махсус күзлек киеп йөрү җиңел түгел. Әмма моңа күнегергә була. Иң авыры якыннарың, туганнарың белән аралашуны чикләүдер. Аларны зарарланудан саклау өчен табибка кызы белән күрешеп, күз нуры - биш айлык оныкасы Самираны кысып сөяргә, апалары белән ешрак очрашырга туры килми шул. Ярый әле янында колледжда укучы улы бар, заманча элемтә чаралары да ярдәмгә килә.
-Шунысы куркыныч, бу инфекция һава-тамчы юлы белән йога. Шуңа да тынычланырга иртә әле. Гади генә хәвефсезлек кагыйдәләрен, гигиена таләпләрен, битлек режимын күзәтегез, кулларыгызны ешрак юыгыз, - дип киңәш бирә әлшәйлеләргә табиб Наилә Абдрахманова.
Читайте нас