Раевка почтамты җитәкчелеге һәм авыл халкы Кармыш почта элемтәсе бүлекчәсе эше турында тик яхшы фикердә.
Почта хезмәткәрләре үз бурычларын намус белән үти, авылдашларына гәзит-журналлар тарату белән беррәттән көнкүреш товарлары да китерә, коммуналь хезмәтләргә түләргә дә ярдәм итә.
Коллективка менә биш ел инде Ләйсән Урал кызы Әхтәмова җитәкчелек итә, элек ул “Россельхозцентр” филиалының үсемлекләрне саклау буенча баш белгече булып хезмәт салган.
-Миңа клиентлар белән эшләү ошый. Бездә халык яхшы, игелекле. 500дән артык кеше яшәгән Кармыш авылыннан тыш, без Чурай авылын да, анда 300дән артык кеше яши, хезмәтләндерәбез. Бу участокларда хат ташучылар Люция Нигъмәтуллина һәм Индира Сөләйманова намуслы эшли. Үзаллы изоляция режимы чорында да алар йортларга йөреп, халыкны вакытлы матбугатка яздырды, кирәк-ярак әйберләр сатты, - ди Ләйсән Урал кызы.
Бердәм эш нәтиҗәсендә почта элемтәсе бүлекчәсе матбугатка яздыру буенча, шул исәптән район “Әлшәй хәбәрләре” гәзитенә яздыру буенча да, планны үтәгән. Кармышлылар гәзитне башкорт телендә 90 данә яздырткан. Фәйрүзә апа Кәримова, Минзилә апа Шәмсетдинова, Галия апа Садыйкова, Минеян абый Габделмановлар - иң актив гәзит укучыларыбыз, алар һәрвакыт берьюлы берничә гәзит-журналга языла. Кайбер кешеләр район басмасын кулакчага сатып ала.
Идристә туып-үскән Ләйсән Әхтәмовага Кармышта эшләве бик ошый. Монда алар тормыш иптәше Таһир белән йорт салып кергәннәр, Илнар һәм Идел исемле ике ул тәрбиялиләр. Өлкән уллары мәктәпне тәмамлаганнан соң Бәләбәй медицина колледжында укуын дәвам итә. Ә кечеләре Идел өчен мәктәп еллары алда әле. Аңа белем тауларына үрләргә иң якын кешеләре – әти-әнисе һәм абыйсы Илнар ярдәм итәчәк.