Беренче тапкыр ул көрәш келәменә алты яшендә чыга, ә ундүрт яшендә инде үзеннән күпкә өлкәнрәк һәм тәҗрибәлерәк көрәшчеләрне дә җиңел генә җиңә. Утыз ел ул - район чемпионы, егерме биш ел зонаның абсолют чемпионы исемен йөртә, егерме ел Башкортстанның берничә районының һәм Ырынбур өлкәсенең бил бирмәс сабантуй батыры була. Ярты гасырдан артык вакыт эчендә бик азлар гына Әхнәф батырны җиңә ала. Аны башка төбәк көрәшчеләре дә берничә тапкыр келәмгә чакыра. Һәм ул һәрвакыт лаеклы җиңү яулый.
Әхнәф Котлызаманов Ибрай авылында Гашурә һәм Әхәт Котлызамановлар гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Нәкъ Бөек Җиңүнең унбишенче язында, 1959 елның 9 маенда. Яшь булуына карамастан, таза гәүдәле көчле малай балачагыннан ук эшли башлый. Өченче сыйныфта укыганда каникул вакытында өлкәннәр белән беррәттән колхоз болыннарында печән хәзерләшә, ферма малын көтә. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң Дәүләкән шәһәрендәге һөнәрчелек училищесында укый, армиягә кадәр колхозда тракторчы булып эшләргә өлгерә. Ерак Көнчыгышта хезмәт иткәннән соң туган якларына әйләнеп кайта һәм хуҗалыкта тракторчы, шофер булып эшли.
1985 елдан алып хаклы ялга чыкканчы Әхнәф Әхәт улы мелиорация системасында хезмәт сала. Озак еллар Әлшәй мелиорация системаларын эксплуатацияләү участогына җитәкчелек итә. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен берничә тапкыр республика агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзының, Башкортстан һәм Русия Авыл хуҗалыгы министрлыкларының рәхмәт хатлары һәм почет грамоталары, шулай ук «Мелиорация өлкәсендәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләнә.
Һөнәри эшчәнлеге спорт, тренерлык эшеннән ерак булуга карамастан, ул көрәшчеләр келәмендә чыгыш ясап кына калмый, Ибрай авылы малайларын милли көрәш осталыгы серләренә дә өйрәтә, үзе аларны башка районнарга һәм шәһәрләргә ярышларга алып бара. Аның ярдәме белән Ибрай көрәшчеләре, республика чемпионнары Илдар Шәфыйков, Зәбир Фәйзуллин, Фидан Хөсәенов, Вадим Насыйров, Илгиз Хәлилов, Фәнис Садыйков, Илнур Солтанголов, Русия чемпионы Баян Локманов Әлшәй батырлары данын дәвам итте. Милли көрәш дөньясына яшь кенә чагында аяк баскан батыр авыл малайларына чагу үрнәк кенә булып калмый, аларның остазына да әйләнә.
- Көнәркәшемне беренче тапкыр җиңгән көнне мин әле дә хәтерлим. Бу безнең яраткан бәйрәмебез - Пионерия көне иде. Ул елларда бу көн сабантуй рәвешендә барлык спорт ярышлары – милли көрәш, аркан тарту, җәядән ату, чүлмәк вату, велосипедта узышлар белән гөрләп үтә иде... Җиңүем өчен мин ул вакытта беренче автомобилемне оттым, дөрес, уенчык кына иде ул. Аны миңа мәктәп директоры Рәшидә Шакир кызы Габсабирова тапшырды, - дип елмаеп искә ала Әхнәф Әхәт улы.
Сигезенче сыйныфта ул беренче тапкыр өлкәннәр белән беррәттән көрәшкә чыга. Салават Юлаев исемендәге колхозның кышкы спартакиадасы була ул. Шулай да яшь булу сәбәпле, аны почет пьедесталында урыннар өчен көрәшкә кертмиләр. Әхнәф дүртенче урынны яулый. Ә аның бертуган абыйсы Әхмәт җиңүче була.
- 1982 елда сабантуйда җиңеп, беренче тәкәмне алдым. Ел саен кимендә шундый биш-алты тере призга лаек булдым. Район сабантуе чемпионы исемен 1978 елда беренче булып абыем Әхмәт яулады. 70нче еллар азагыннан 90нчы елларга кадәр авыл халкының төп бәйрәмендә барлык тәкәләрне без, Котлызамановлар алдык , - ди батыр.
Шул вакыттан башлап районның милли көрәш елъязмасында Котлызамановлар чоры башланды дип әйтсәк тә, һич арттыру булмас, мөгаен. Әхнәфнең бертуганнары да – абыйсы - тугыз тапкыр район сабантуе чемпионы Әхмәт, ул, кызганычка каршы, яшьли вафат була һәм төпчекләре - ун тапкыр чемпион Хәниф, киң билгеле көрәшчеләр була. Бер келәмдә әтисе белән улы көрәшкән чаклар да була. Әхнәф Әхәт улының эшен һөнәри дәрәҗәдә улы Азат, физкультура укытучысы һәм милли көрәш буенча тренер, дәвам итә. Унбиш елга якын аталы-уллы Котлызамановлар парлашып сабантуй җиңүчеләре була. Азат – 25 тапкыр район сабантуе чемпионы, Калмыкиядә узган Бөтенрусия чемпионаты һәм башка бик күп ярышлар җиңүчесе.
- 1988 елда мине өметле авыр атлет – зур авырлык категориясендә көрәшүче буларак, Русия чемпионатында катнашу өчен республиканың җыелма командасы составына керттеләр. Күнекмәләргә бара алмадым. Силос ямында бульдозерда эшләгән җиремнән ярышларга алып киттеләр. Призлы урын ала алмасам да, дүртенче булдым, әмма командага очколар китердем. Аннары 1995 елда Чишмәдә Җиңүнең 50 еллыгына багышланган ярышларда абсолют чемпион булдым. 1997-98 елларда профсоюзлар спартакиадасында, анда 45 район һәм шәһәр вәкилләре катнашты, ике ел рәттән абсолют чемпион булдым,- ди Ибрай батыры. - Минем тормышымда иң зур ярышлар Татарстанда булды. 1987 елда Әлмәттә Бөтенсоюз чемпионаты узды, анда барлык мөселман республикалары вәкилләре катнашты. Спортчылар дүрт минут - үзләренең милли көрәш кагыйдәләре, дүрт минут көнәркәшләре кагыйдәләре буенча көрәшергә тиеш иде. 90 килограммнан артык авырлык категориясендә 42 иң көчле спортчылар арасында мин дүртенче урынны алдым, - дип хатирәләре белән уртаклаша батыр.
Көрәшче сыйфатында Әхнәф Әхәт улы соңгы тапкыр мәйданга 60 яшендә чыга. Бу Гафури районындагы сабантуйда була, анда Әлшәй, Дәүләкән, Авыргазы, Кырмыскалы, Архангель, Көергәзе районнары спортчылары җыела. Иң авыр атлет Әхнәф Котлызамановның чыгышын игълан иткәч, спортчылар торып баса һәм судьядан титуллы көрәшче, Русиянең спорт мастерының кулын өскә күтәрүен сорый һәм көрәшкә чыкмый гына аңа җиңүче исемен бирәләр.
- Мин гомерем буе ата-бабаларым истәлегенә лаеклы булып яшәргә, аларның данлыклы исеменә тап төшерерлек гамәлләр кылмаска тырыштым. Әтием ягыннан ике карт картәтием дә дворяннар, хәрби җитәкчеләр булып хезмәт иткәннәр. Карт картәтием Әбелнәгыйм Бәләбәй өязе Казангол кантоны старшинасы булган. Кулак исеме тагылып, Себергә сөргенгә җибәрелгән. Картәнием төнлә әтием белән Ибрай авылына килеп, качып калган. Әмма картәнием тиздән вафат була. Әтием, аларның бердәнбер улы, ятим калганда, нибары ун яшьлек кенә була, аны абыйлары тәбрияләп үстерә. Картәтием сөргеннән озак еллар үткәч, 1948 елда гына кайта. 1950 елда, указлы мулла буларак, Бөтенсоюз мөселманнар съездында катнаша. Әтием Порт-Артурда хезмәт итә, Совет-Кытай дуслыгы медале белән бүләкләнә, аңа 1953 елда бу бүләкне Мао Цзэдун шәхсән үзе тапшыра. Берничә сыйныф кына белеме булса да, парторг, авыл Советы рәисе булып эшләде, Яңа Раевка совхозының Сәпәш бүлекчәсе беренче управляющие булды. Шуңа да көрәшче сыйфаты миңа һәм абыем белән энемә ата-бабаларыбыздан күчкән. Ул оныкларыбызда да дәвам итәр дип өметләнәм, - ди Әхнәф абый.
Мәкаләмне Башкортстанның танылган мәдәният эшлеклесе, фольклорчы һәм курайчы Юлай Гайнетдиновның сүзләре белән тәмамлыйсы килә. Ул өч ел элек билгеле музыкант Роберт Юлдашев белән Ибрай авылының 280 еллык юбилеена килгән. Әхнәф батыр белән танышкач, ул аңа үзенең китабын бүләк итә һәм анда болай дип язып куя:
«Үз гомеремдә беренче тапкыр миңа шундый данлыклы көрәшче белән танышу мөмкинлеге туды. Ямьле Дим буенда туып-үскән Бөрҗән ыруы батыры Әхнәф Әхәт улы Котлызамановка бәхет, бетмәс-төкәнмәс көч һәм сәламәтлек телим».
Милли көрәш буенча Русиянең спорт мастеры Әхнәф Котлызаманов.