Һәркөнне язгы-көзге яңгырлар һәм пычракка, кышкы салкыннарга карамый, алар иртә таңнан фермага ашыга. Эш көннәре кояш баегач кына тәмамлана. Өйгә кайткач, үз сыерларын саварга, аларны ашатырга, башка мал һәм кош-кортны карарга кирәк.
«Раевка» авыл хуҗалыгы предприятиесенең Үрәзмәт сөтчелек фермасында сыерларны машина белән саву операторы Альбина Сәгадәтгәрәева да шушындый эш режимында унбиш елдан артык хезмәт сала.
Аңа крестьян хезмәтенең асылына төшенергә кирәкмәгән. Авылда туып-үскән, бәләкәйдән үк сыер саварга өйрәнгән, әти-әнисенә хуҗалык эшләрендә ярдәмләшкән. Әнисе – фермада сыер савучы, әтисе терлекче булып эшли. Альбина да башта сыер сава, аннары бозаулар карый. Арытабан әнисе Флүрә Тәлгать кызы аңа үз төркемен бирә, ә бу сыерлар әнисенә кайчандыр каенанасыннан калган була. Шулай итеп кыз династияне дәвам итә.
Бүген Альбина Зиннур кызы - район сөтчелек тармагында тәҗрибәле осталарның берсе. Яхшы савым күрсәткечләреннән тыш, ул машина белән сыер саву операторларының һөнәри осталыгы буенча республика конкурсларында күп тапкырлар катнашып, анда район данын лаеклы яклый.
Әйткәндәй, Үрәзмәт фермасы савучылары, сайлап алган кебек, барысы да эшчән һәм тырыш. Лилия Анчина, Лилия Гыйззәтуллина, Гөлфия Басыйрова, алмаш савучы Гөлназ Маннанова, бозаулату бүлекчәсендә - Рәүфә Нурмөхәммәтова, бозау караучы Наталья Алмаева, лаборант Юлия Латыйповадан торган бу коллектив районда иң яшь һәм татулардан санала. Бу савучыларның эш күрсәткечләре нинди генә булмасын, аларның һәрберсе үз хезмәте өчен хөрмәткә һәм мактауга лаек. Альбина Сәгадәтгәрәева һәм аның ахирәтләре кебек уңганнар булганда өстәлләребездән сөт ризыклары өзелмәс, ә республикабыз Русиядә иң эре сөт җитештерүчеләрнең берсе исемен лаеклы йөртер.
Үрәзмәт фермасының машина белән саву операторы Альбина Сәгадәтгәрәева.