Бу тармак хезмәткәрләре башка һөнәр ияләренә караганда, һәрвакыт күз алдында. Зур автомагистральләр, шәһәр транспорты юллары, тыныч авыл урамнары һәм тротуарлары, ихаталар, бер сүз белән әйткәндә, бөтен юл инфраструктурасының торышы, төзеклеге, эсседә дә, салкында да, карлы яңгырларга карамый юллар төзегән, ремонтлаган эшчәннәрнең тырышлыгына һәм осталыгына бәйле.
Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне ”Башкиравтодор” предприятиесе филиалының Әлшәй юл ремонтлау-төзү идарәлегендә озак еллар шофер булып эшләгән Николай Денисов өчен дә һөнәри бәйрәмгә әйләнгән. Николай Иванович күрше Миякә районында туып-үскән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң егет хәрби комиссариат юлламасы буенча шофер һөнәренә укый. Армия сафына алына, чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә, ике ел Төрекмәнстан чигендә «Урал» машинасын йөртә. Кораллы көчләр сафыннан кайткач, ул вакытта Әлшәй юл ремонтлау-төзү идарәлегендә эшләгән абыйсы Сергейның киңәше буенча, шушы оешмага шофер булып эшкә урнаша.
Менә инде егерме җиде ел Николай Иванович “КамАЗ” руле артында. Мондый зур техникада һәркем эшли алмый. Тырыш хезмәте, ачык йөзлелеге һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булганы өчен хезмәттәшләре аны хөрмәт итә. Җитәкчеләр дә тәҗрибәле шоферның эшеннән канәгать. Аның автомобиле һәрвакыт чиста, техник яктан төзек, аварияләрсез эшли. Ә иң мөһиме, Денисов - ышанычлы кеше, аңа һәрвакыт таянырга мөмкин.
Юл эшчәннәренең хезмәте ел әйләнәсенә дәвам итә. Николай Иванович кышын кар чистартучы машинаны да йөртә. Ул бу чорда ком-тоз катнашмасы ташый, юлларны кардн һәм боздан чистарта. Хезмәте бик тынгысыз. Берничә сәгать йоклаган чаклары да булгалый.
Югары һөнәри осталыгы, юл хуҗалыгын үчтерүгә керткән өлеше өчен Николай Денисов Юл ремонтлау-төзү идарәлеге, «Башкиравтодор» предприятиесе һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең почет грамоталары белән бүләкләнгән. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, аның бертуган абыйсы Сергей Иванович та менә 29 ел инде юл төзелешендә шофер булып хзмәт сала.