30 октябрьдә бөтен илебездә иң интеллектуаль һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе - Инженер-механиклар көне билгеләнә.
“Инженер! сүзе “уйлаучы” дигәнне аңлата. Бу һөнәрдә иң мөһиме - логик фикерләү. Әгәр авыл хуҗалыгына кагыла икән, ул аерым бер мәгънәгә ия. Аграрчыларның тормышы гади түгел. Теләсә нинди һава торышында, сәяси, икътисади шартларда һәм, вакыт күрсәтүенчә, эпидемиологик хәлләрдә дә, кыскасы, ни генә булмасын, аларга җирне эшкәртеп сөрергә, чәчәргә, уңыш җыеп алырга кирәк. Монда инде уйлаучы һөнәрмәннәрдән башка берничек тә булмый.
Игенчеләр өчен кызу мизгел артта калды, урак тәмамланды, нәтиҗәләр ясалган, инде тынычлап ял итәргә дә була кебек. Әмма «Агрокоопинвест» җәмгыятенең баш инженеры Рифкать Зариповка бу һич кенә дә кагылмый. Авыл хуҗалыгы предприятиесе инженер-механигының «мизгел түгел» дигән төшенчәсе юк. Ул һәрвакыт эштә: язгы чәчүдә дә, урып-җыюда, кышкы чорда да. Кыскасы, ел әйләнәсенә тынгы белми. Кичә техниканы кышкы саклауга куйдылар икән, димәк, бүген аны киләсе мизгелгә әзерли башларга кирәк.
Шушындый яшәү рәвешен, бу язмышны Рифкать Рәүф улы үзе дә сизмәстән балачактан ук сайлаган. Аның әти-әнисе гомере буе авылда хезмәт сала: әнисе - урындагы медпунктта санитарка, бөтен Европаны урап кайткан фронтовик әтисе механизатор булып эшли. Авыл тормышы, хуҗалык мәшәкатьләре, кызу урак чорында әтисе белән комбайнчы ярдәмчесе булып эшләү шушы һөнәрне сайлавына булышлык иткәндер. Шуңа күрә Рифкать, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң ул Башкортстан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Егетнең каникуллары, студент елларындагы практикалар басуда, ындыр табагында һәм колхоз гаражында уза, институтны тәмамлаганнан соң ул монда дипломлы инженер булып эшкә кайта. Башта автомеханик, инженер, баш инженер булып эшли, ә соңгы елларда инженерлык хезмәте эшен көйләп кенә калмый, «Агрокоопинвест» җәмгыятенең управляющие дә булып тора.
Рифкать Рәүф улы менә утыз алты ел инде туган хуҗалыгында хезмәт сала. Шушы еллар эчендә ул тармакның рационализаторлык сәләтенә ия, инженерлык эшенә тугры калган белгечләренең берсе буларак абруй казанды. Эшлекле һәм тынгысыз, бик җаваплы һәм шулкадәр тыйнак Рифкать Рәүф улы - һәрвакыт ярдәм кирәк булган җирдә, бернинди эш тә курыкмый - теләсә нинди участокта үзе башкаларны алмаштыра ала. Хуҗалык механизаторлары, шоферлар, хезмәттәшләре, җитәкчелек тә бер тавыштан аның турында тик мактау сүзләре генә әйтә.
- Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитештергән продукцияне сатудан кергән табыш машина паркын яңарту мөмкинлеге бирә. Күптән түгел генә МТЗ-82 тракторлары, модернизацияләнгән Т-150К, культиватор, пресс-җыйгыч сатып алдык. Шушы көннәрдә генә ашлык чистарту җиһазы кайтарттык, тиздән «Акрос» ашлык җыю комбайны килеп җитәчәк, - ди, шатлыгын яшерми, «Агрокоопинвест» җәмгыятенең техник паркын яңартутурында Рифкать Рәүф улы.
Авыл хуҗалыгы күп көч таләп иткән тармакларның берсе булды һәм шулай булып кала, аның үсеше заманча техникадан башка мөмкин түгел. Әмма кешеләрдән башка әллә нинди техника да бары тик тимер кисәге генә. Республиканың атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, булмышы белән инженер Рифкать Рәүф улы Зариповның фәлсәфәсе гади “Аз сөйлә - күп эшлә”, нәкъ шушы әйтем аграрчыларга басулар һәм фермаларда зур уңышка ирешергә ярдәм итә дә инде.
Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рифкать Зарипов.