Менә тугызынчы ел инде Республика ветеринария идарәсе һөнәри осталык конкурсы үткәрә.
Быел үз эшендә иң яхшы белгеч исеменә 140тан артык ветеринария дәваханәләре, участоклар, пунктлар һәм даруханәләр мөдирләре, табиблар, фельдшерлар, лаборантлар һәм башкалар дәгъва итте. Шунысы куанычлы, җиңүчеләр исемлегенә Әлшәй ветеринары да керде – 2019 елгы эш нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы ветеринария участогы мөдире» исеменә Таһир Саниев лаек булды.
Таһир Солтан улы - зур тәҗрибәгә ия тирән белемле, белгеч кеше. Дөньядагы иң изге һөнәрләренең берсе булган ветеринария табибы вазыйфасында ул кырык ел хезмәт сала. Ишле гаиләдә сигез бала арасында үскән малай, бәләкәйдән үк мал-туар өчен җан ата, бигрәк тә атларны ярата. Шуңа да мәктәпне тәмамлаганнан соң егет Аксен техникумына укырга керә, аннары Башкорт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Яшь белгеч юллама буенча башта Туймазы, аннары Миякә һем Әлшәй районнары авыл хуҗалыгы предприятиелерендә хезмәт сала. Таһир Солтан улы ветеринария табибы булып кына эшләми, аның хезмәт биографиясендә Аксен техникумында укытучылык эшчәнлеге чоры да бар. Саниев укыткан укучыларның күбесе бүген укытучылары белән эпизоотик иминлек сагында тора.
Таһир Солтан улы Чехов участогына унбер ел җитәкчелек итә. Фельдшер Илдар Гыйззәтуллин, санитар Газимҗан Бикмәтов белән егерме авылны хезмәтләндерәләр. Ә бу - 1500 баш сыер малы, шунча вак мал, 50 ат, 700 умарта, шулай ук йөзләгән эт һәм мәче. Шуңа да ветеринарларның мәшәкатьләре җитәрлек. Үз эшенә тугры һөнәрмәннең мавыгуы да бар – ул күп еллар уникаль үсемлек - хлорелланы өйрәнү һәм үстерү белән шөгыльләнә. Аның тылсымлы суспензиясе хайваннар организмына яхшы йогынты ясый, дип саный табиб.
Таһир Солтан улына җиңүче дипломы белән бергә “Лада Ларгус” хезмәт машинасы ачкычы да тапшырылды. Хәзер ветеринар изге күңелле Айболит кебек үз карамагындагы йорт хайваннарын дәваларга җилдереп кенә барып җитәр.