Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Болытлы
Һөнәрмәннәр1
23 декабрь 2020, 09:23

Саннар дөньясында

Узып баручы ел тәҗрибәле, югары квалификацияле баш бухгалтер – РФ Пенсия фондының Әлшәй районындагы идарәлеге финанс-икътисад төркеме җитәкчесе Зөлфия Фәрит кызы Сәйфетдинова өчен һөнәри яктан җимешле булды.

Узып баручы ел тәҗрибәле, югары квалификацияле баш бухгалтер – РФ Пенсия фондының Әлшәй районындагы идарәлеге финанс-икътисад төркеме җитәкчесе Зөлфия Фәрит кызы Сәйфетдинова өчен һөнәри яктан җимешле булды.
Районда ел башыннан 13 меңнән артык пенсионерга 2 млрд сумнан күбрәк акча түләнгән. Бу саннардан баш әйләнә, әмма Зөлфия Фәрит кызы өчен түгел. Шушы саннар әйләнешендә ул беренче ел гына хезмәт салмый. Үз эшенең барлык нечкәлекләрен һәм катлаулыгын белә.
Чишмә районында туып-үскән кыз 1988 елда Уфа икътисад финанс техникумын тәмамлаганнан соң, юллама буенча эшкә Раевкага килә. Хезмәт юлын район хакимиятенең финанслар бүлегендә кадрлар буенча белгеч булып башлый, аннары баш контролер-ревизор була. Берничә ел район мәгариф бүлегендә салымнар буенча бухгалтер урынбасары булып хезмәт сала. РФ Пенсия фондының Әлшәй районы идарәлегендә баш бухгалтер вазыйфасы вакансиясе барлыгын белеп, озак уйлап тормый, Уфага әңгәмәләшүгә китә.
- Ул вакытта миңа куелган төп шарт - югары белем булды. Укысаң – эшли алырсың, диделәр миңа, - дип искә ала Зөлфия Фәрит кызы. – Кырык яшемдә Көнчыгыш икътисад гуманитар университетына укырга кердем, дистанцион рәвештә белем алдым.
Быелгы ел аларның гаиләсе өчен бик уңышлы булган, уллары Нәфис табиб анестезиолог-реаниматологка укып чыгып, Красноусол дәваханәсендә эшли башлаган. Өйләнгән дә. Зөлфия Фәрит кызы Уфа шәһәренең 19нчы мәктәбендә тарих укытучысы булып эшләгән кызы Элинага да гаилә бәхете тели.
Ә Яңа елны алар, гадәттәгечә, бәйрәм табыны артында бергәләп каршылаячак.
Айгөл МӘХӘММӘТДИНОВА.
Автор фотосы.
Читайте нас