Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Болытлы
Һөнәрмәннәр1
21 гыйнвар 2021, 08:01

Ышанычлы шофер

Буранлап тора, кар ява. ”Башкиравтодор” җәмгыятенең Әлшәй юл ремонтлау-төзү идарәлеге хезмәткәрләре таңгы биштән үк эш башлый. Рушан Абитов та техникасы белән юлларны чистарта.

Буранлап тора, кар ява. ”Башкиравтодор” җәмгыятенең Әлшәй юл ремонтлау-төзү идарәлеге хезмәткәрләре таңгы биштән үк эш башлый. Рушан Абитов та техникасы белән юлларны чистарта. Былтыргы эш нәтиҗәләре буенча ул районда иң яхшы юл хуҗалыгы хезмәткәре дип танылган.
Егет Ульяновск өлкәсендә туып-үскән. Себердә эшләгән, Лянтор шәһәрендә яшәгән. Монда ул булачак хатыны Руфина белән таныша. Ул пешекче булып эшләгән. Хәзер дә М. Буранголов исемендеге башкорт лицеенда үз һөнәре буенча хезмәт сала. Себер якларында алар озак яшәми, Руфинаның туган ягына, Раевка авылына күчеп кайталар. Монда йорт сатып алалар. Рушан юл ремонтлау-төзү идарәлегенә эшкә урнаша. Бер-бер артлы уллары Эмиль һәм Динар дөньяга килә, алар әлегә балалар бакчасына йөри.
Юлларны чистартудан тыш, төягеч машинисты вазыйфасына башка эшләр дә керә. Базада ком-тоз катнашмасы, вак таш төяү һәм бушату да аңа йөкләтелгән. 15 елга якын стажы булган ышанычлы шофер теләсә нинди һава шартларында да техникасын эшкә алып чыгарга әзер.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Автор фотосы.
Рушан Абитов.
Читайте нас