Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Болытлы
Һөнәрмәннәр1
19 февраль 2021, 07:24

Җирне яратканнар авырлыклардан курыкмый

Фермер хуҗалыгы башлыгы Зәбир Гаетовның тормыш фәлсәфәсе менә шундый.

Фермер хуҗалыгы башлыгы Зәбир Гаетовның тормыш фәлсәфәсе менә шундый.
Җиңел булмаган крестьян эшен сайлаган, үз юлын авыл хуҗалыгы белән бәйләгән һәркемнең фикере бер – җирдә эшләү өчен аны яратырга һәм төрле авырлыкларга да әзер булырга кирәк. Иң мөһиме, үз юнәлешеңне дөрес билгеләү.
Зәбир Гаетов агросәнәгать комплексының үсемлекчелек тармагында үз юлын тапкан, ныклы фермер хуҗалыгы булдырган һәм ел саен үз басуларында иген үстереп, уңышлы эшләгән һөнәрмәннәрнең берсе. Үзгәртеп кору чорында үз эшен башлаган һәм әле аягында нык басып торган башка фермерлардан аермалы буларак, Зәбир Мәүлитҗан улы бу шөгыльгә яңарак тотынган. Әмма крестьян хезмәте белән ул күптән таныш. Гади авыл эшчәннәре гаиләсендә туып-үскән гади малай икмәкнең ничек итеп өстәлгә килгәнен яхшы белә. Мәктәптән соң, авиация институтын тәмамлагач, районга кайта, озак еллар “Сельхозтехника” җәмгыятендә хезмәт сала, соңыннан МТСка җитәкчелек итә. Бер сүз белән белән әйткәндә, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең ихтыяҗларын яхшы белә.
Бүген фермер хуҗалыгының чәчү мәйданнары ике мең гектарга якын мәйданны били. Былтыр, пандемиягә карамастан, Гаетовның басуларында бөртекләрдән, көнбагыштан югары уңыш алынган. 851 гектар мәйданнан 2649 тонна иген җыеп алынган, уңдырышлылык – гектарыннан 31,1 центнер. Көнбагыш уңышы гектарыннан 33,8 центнерга җиткән. Барлыгы 256 гектар мәйданнан 864 тонна көнбагыш үстереп алынган. Бу район буенча авыл хуҗалыгы культуралары уңышының иң югары күрсәткечләренең берсе.
Моннан тыш, Зәбир Мәүлитҗан улы Әлшәй районы фермер хуҗалыклары ассоциациясе рәисе булып тора.
Традиция буенча хезмәт эшчәнлегендәге югары производство күрсәткечләре һәм яхшы нәтиҗәләре өчен район хакимияте ел саен төрле өлкәдәге һөнәрмәннәрне билгели. Алар исәбендә республиканың атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зәбир Гаетов та бар. Крестьян хуҗалыгы башлыгы 2020 елның иң яхшы җитәкчесе булып танылды.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Автор фотосы.
Фермер хуҗалыгы башлыгы Зәбир Гаетов.
Читайте нас