Таләпчан, кирәк чакта катгый да, үткен сүзле, юморга бай укытучы Надежда Евгеньевна Ястребова турында бүген сүзебез. Ул югары категорияле укытучы, Раевка гимназиясендә рус теле һәм әдәбиятеннән укыта.
Тәҗрибәле мөгаллимә балаларда белем алуга кызыксыну гына уятып калмый, аларга сәләтләрен ачарга һәм талантларын күрсәтергә ярдәм итә. Юкка гына аның укучылары төрле олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар булмый, бердәм дәүләт имтиханнарын югары балларга тапшырмый.
Мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен Надежда Евгеньевна Русия Федерациясе, Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгы почет грамоталары белән бүләкләнгән. Олимпиада, фәнни-гамәли конференцияләргә әзерләгәне өчен республикабызның югары уку йортларының рәхмәт хатлары да тапшырылган аңа. 2007 елда педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталык конкурсының район этабында ул ел укытучысы исеменә лаек булды. Шулай ук Русиянең иң яхшы укытучылары конкурсында да җиңде. Өч ел элек янә “Ел укытучысы” муниципаль бәйгесендә катнашып икенче урын ала.
Менә кырык елдан артык ул мәктәптә балаларга белем бирә. Ачык дәресләр һәм осталык сәгатьләре үткәреп хезмәттәшләре белән бай тәҗрибәсен уртаклаша.
Надежда Евгеньевна үзен белгәннән бирле, укытучы булырга хыяллана. Мәктәптән соң Бөре дәүләт педагогия институтына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый.
- Үзем укыган Раевка 2нче мәктәбенә эшкә кайттым. Нәкъ шунда мин рус теле һәм әдәбияты укытучысы буларак хезмәт юлымны башладым, вожатый да булдым. Шул чакта миңа, яшь белгечкә мәктәп директоры Владимир Петрович Чижиков, уку-укыту эшләре мөдире Прасковья Георгиевна Старшинина, тәрбия эшләре мөдире Максимова Ольга Афанасьева зур ярдәм күрсәтте. Берничә елдан Надежда Евгеньевна үзе мәктәпнең тәрбия эшләре буенча мөдире булып эшли башлый.
Менә утыз елдан артык, мәктәп ачылганнан алып, Н. Е. Ястребова Раевка гимназиясендә дәресләр алып бара, шулай ук 5 “г” сыйныфы җитәкчесе дә. Ата-аналар белән дә тыгыз бәйләнештә эшли ул. Озак еллар мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе, профком рәисе була.
Шәхси тормышында да уңган ул, ире Михаил белән 38 ел тату гомер кичерәләр, Ольга һәм Елена исемле соклангыч кызлар үстергәннәр, хәзер өч оныклары бар. Яраткан шөгыльләренә дә вакыт таба Надежда Евгеньевна. 30дан артык төр чәчкә үстерә ул, җәй көне бакчасында раузалар хуш ис бөркә, төрле төстәге георгиннар күзләрне камаштыра.
Буш вакытында китап укырга ярата.
- Студент елларында рус классиклары һәм совет язучылары әсәрләрен мөкиббән китеп укыдым, - дип елмая Надежда Евгеньевна. Шул вакытта җыйган китапларымны санап бетерерлек түгел. Өйдә тоташ китапханә иде, ә хәзер бит китапны интернет челтәрендә генә укыйбыз. Миңа Александр Пушкинның әсәрләре ошый, Валентин Распутин, Михаил Шолоховның иҗатын яратам. Чит ил әдәбиятыннан Маргарет Митчелның «Унесенные ветром» һәм Розалин Майлзның «Эдемга кайту» дигән китапларын кат-кат укыйм. Бүгенге әдәбиятны да карап барам.
Надежда Евгеньевна һәр чак яхшы кәефтә. Спорт белән дус булуы аңа көч-дәрт өсти. Мәктәп елларында җиңел атлетика белән шөгыльләнгән, чаңгыда йөргән. Волейбол буенча район җыелма командасында уйнаган, әле дә ул гимназиянең укытучылар командасы составында.
Н. Ястребованың укучылары республика олимпиадаларында актив катнаша. Күптән түгел унынчы сыйныф укучысы Карина Гыйльманова төбәк олимпиадасында рус теле буенча призер булды. Укучыларның уңышы – беренче чиратта, укытучының тырыш хезмәте, дип юкка гына әйтмиләр бит.
Раевка гимназиясе укытучысы Надежда Ястребова.