Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Болытлы
Һөнәрмәннәр1
19 март 2021, 07:50

“Тирә-ягың чиста булса, күңелгә дә рәхәт”

Көндез дә, төнлә дә тормышыбызда уңайлылыклар тудыручы бик күп хезмәткәрләр якшәмбе үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк.

Көндез дә, төнлә дә тормышыбызда уңайлылыклар тудыручы бик күп хезмәткәрләр якшәмбе үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Урам себерүчеләр һәм җыештыручылар, парикмахерлар һәм тегүчеләр, слесарьлар һәм сантехниклар, электриклар һәм башка бик күп кирәкле һөнәр ияләреннән башка көнкүрешебезне күз алдына да китереп булмый.
Радик Мөфтәхов менә инде бишенче ел “Раевка” идарәче компаниясендә урам себерүче булып эшли. Аңа Космонавтлар, Яңавыл, Тынычлык, Максим Горький урамнары, Мәктәп тыкрыгы буенча урнашкан берничә күпфатирлы йорт беркетелгән. Һәр көнне иртән ул йорт алларын, балалар өчен уен мәйданчыкларын, контейнерлар куелган территорияләрне тәртипкә китерә. Һава шартлары бозылганда бигрәк тә кызу мизгел башлана. Ә быелгы кыш беркемне дә жәлләмәде, урам себерүчеләргә дә эш күп булды. Бүген дә аларның мәшә катьләре җитәрлек – йорт түбәләре, подъезд япмаларын боз сөңгеләреннән һәм кардан чистартырга кирәк. Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре җәй көне дә эшсез утырмый. Тормыш шулай корылган, күп вакыт без урам себерүчеләрне эшләмәсә генә күрәбез.
- Мин һөнәрчелек училищесын тәмамладым, балта остасы һөнәрен үзләштердем. Яшь чагымда төзелештә эшләдем, "КамАЗ", автобус шоферы да булдым, озак еллар столяр булып хезмәт салдым. Берничә ел инде пенсиядәмен. Урам себерүче булып та шулкадәр вакыт эшлим, хәзер менә район үзәгендәге йорталларын тәртиптә тотам, - дип сөйли үзе турында Радик Ким улы.
Мәкаләбез герое фикеренчә, эш сөючәнлек һәм намуслылык бөтен җирдә дә кирәк. Кайвакыт йорт ихатасына карыйсың да, шунда ук монда эшләрен күңел биреп башкармаганнары күренә, - ди ул. Димәк, барысы да кешеләрнең үзенә бәйле тора, дип фикер йөртә Радик Ким улы. Ә аның белән аралашканда кайбер илләрдә хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре көнен генә түгел, дворниклар көнен дә билгеләп үтүләрен белдем. Йорт буенча төп кеше, дип саналган урам себерүчеләргә күп җирдә хөрмәт белән карыйлар. Радик Ким улын да күпфатирлы йортларда яшәүчеләр тырышлыгы өчен ихтирам итә. Хәер, аның өчен иң мөһиме статус түгел, ә һәркайда тәртип булсын.
- Чисталык булганда күңелгә дә рәхәт, - дип елмая ул.
Фәнузә СУФИЯНОВА.
Радик Мөфтәхов.
Читайте нас