Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
23 апрель 2018, 02:00

Нәтиҗә бар

Европа иммунизация атналыгы быел 23 апрельдән 29 апрельгә кадәр “Вакциналар эшли” һәм “Вакцинация – ул хокук кына түгел, ә коллектив бурыч!” лозунглары астында үтәчәк.

Европа иммунизация атналыгы быел 23 апрельдән 29 апрельгә кадәр “Вакциналар эшли” һәм “Вакцинация – ул хокук кына түгел, ә коллектив бурыч!” лозунглары астында үтәчәк.
Илебездә күп кенә йогышлы авыруларны вакциналар ярдәмендә искәртүнең утыз елдан артык тарихы дифтерия, полиомиелит, кызылча, бума ютәл һәм башка чирләр белән авыручыларның кими баруын күрсәтә. Ләкин шуңа карамастан, дөньяда һәр бишенче бала теге яки бу сәбәп белән вакцинация үтми.
Хәзерге вакытта илебездә туберкулез, В гепатиты, пневмококк инфекциясе, бума ютәл, дифтерия, столбняк, полиомиелит, гемофиль инфекция, кызылча, кызамык, эпидемик паротитка каршы мотлак вакцина ясатырга кирәк. Моннан тыш, профилактик прививкалар календарена гриппка каршы вакцина да керә, ул балага алты айдан башлап ел саен үткәрелә.
Инфекцияләрдән саклану өчен прививка ясатырга тиешбез, дигән кагыйдәне һәркемнең аңына җиткерү – Европа иммунизация атналыгының төп максаты. Иммунлаштыру ел саен миллионнарча кешеләрнең гомерен коткара, шуңа да бу күрсәткечне ныгытырга һәм чараны арытабан да дәвам итәргә кирәк.
Р. ҖИҺАНГИРОВА,
Раевка үзәк район дәваханәсе эпидемиологы.
Читайте нас: