Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
26 февраль 2019, 02:00

Ветеринария хезмәтенә - махсус автомобиль

Район ветеринария станциясенә яңа “Лада Ларгус” автомобиле бирелде.

Район ветеринария станциясенә яңа “Лада Ларгус” автомобиле бирелде.
Узган елның декабрь аенда ветеринария хезмәтләренә автомобильләр тапшыру тантанасы узды. Район ветеринария станцияләре 80 берәмлек махсус техника белән тулыландырылган иде. Күптән түгел ветеринарларга тагывн да 10 “Лада Ларгус” автомиобиле тапшырылды.
Дәүләт ветеринария хезмәте автопаркын яңарту турында карар транспорт чараларын һәм җиһазларны тикшерү үткәрү йомгаклары буенча кабул ителде, чөнки автомобиль транспортының 72 процентының, дезинфекция үткәрүче техниканың 80 проценты һәм җиһазларның 70 процентының таушалуы ачыкланды, дип хәбәр итә Республика ветеринария идарәлеге.
Безнең Әлшәй ветеринария хезмәтенә дә махсус корамаллар белән җиһазландырылган, дарулар һәм биопрепаратлар өчен суыткычлар куелган өр-яңа “Лада Ларгус” автомобиле ачкычы тапшырылды.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Фото: Яндекс
Читайте нас: