Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
20 сентябрь 2019, 02:00

Районда заманча дуңгызчылык комплексы төзеләчәк

Идел буе федераль округында дуңгыз ите җитештерүче иң эре предприятиеләрнең берсе – “Урал ит компаниясе” Кызыл авыл биләмәсе территориясендә заманча дуңгызчылык комплексы төзү проектын тормышка ашыра.

Идел буе федераль округында дуңгыз ите җитештерүче иң эре предприятиеләрнең берсе – “Урал ит компаниясе” Кызыл авыл биләмәсе территориясендә заманча дуңгызчылык комплексы төзү проектын тормышка ашыра.



Республика Башлыгы мәгълүмат хезмәте хәбәр итүенчә, Инвестиция комитетының чираттагы утырышында “Башкортстан ит компаниясе” җәмгыяте генераль директорының беренче урынбасары Ринат Зәйнуллин Әлшәй һәм Бәләбәй районнары территориясендә ике дуңгызчылык комплексы төзү проектын тәкъдим итте. Инвестор “Таврос” компанияләре төркеменә керә, ул үз эшчәнлеген Благовар, Бүздәк, Дәүләкән, Кушнарен һәм Чишмә районнарында алып бара. Предприятие 3 млрд сумга якын акча салып, заманча авыл хуҗалыгы производствосы төзергә ниятли, ул елына тере авырлыгында 15 мең тонна дуңгыз ите тәшкил җитештерәчәк. 135 эш урыны булдырылачак.


Проектны гамәлгә ашыру кысаларында, Кызыл авыл биләмәсендә дә халык тыңлаулары оештырылды, анда республика Дәүләт җыелышы – Корылтай, авыл Советы депутатлары, район җитәкчелеге, биләмә халкы катнашты. Компания вәкилләре производствода зооветеринария һәм экологик таләпләрнең барлык нормалары күзәтеләчәк, дип белдерде, нинди технологияләр кертеләчәк, аларның ни дәрәҗәдә экологик яктан хәвефсез икәнлеген җентекләп аңлатты. Җыелышта инвестиция проекты хупланды. Шулай ук җир участоклары сайланып, арендага алынган, проект-тикшеренү эшләре үткәрелгән, инженерлык инфраструктурасы челтәрләренә технологик тоташтыру турында ресурслар белән тәэмин итүче оешмалардан рөхсәт алынган. Башланган төзелеш-монтажлау эшләренә урындагы бизнес җәлеп ителгән.

- Бу гаять зур проект. Ул республикада куәтле терлекчелек кластерының бер өлеше булачак, - дип билгеләде “Инвестсәгать”тә БР авыл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Илшат Фазрахманов.

Моңа кадәр проект республиканың Инвестиция комитетында каралган иде инде. “Инвестсәгать”нең чираттагы утырышында катнашучылар өстәмә ярдәм чараларын хуплады.


Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: