Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
27 ноябрь 2019, 02:00

Авыл җирендә яшәүчеләр бушлай медицина тикшерүе үтә ала

Башкортстанда махсус оештырылган мобиль бригадалар 65 яшьтән өлкәнрәк авыл җирендә яшәүчеләрне дәваханәләргә бушлай тикшерүләр үтәргә йөртә башлады, дип хәбәр итәләр республиканың Хезмәт министрлыгында.

“Демография” милли проекты ярдәме белән өлкән буын кешеләренә медицина ярдәме күрсәтү яңа дәрәҗәгә күтәрелә, - диде министрлыкның матбугат сәркәтибе Роза Кузьменко. – Бүгенге көндә мобиль бригадалар 160тан күбрәк авыл кешеләрен төрле тикшерүләргә алып барып кайтты”.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Башкортстанда әле 65 яшьтән өлкән булган 222 мең кеше исәпләнә.

“Демография” милли проекты кысаларында "Өлкән буын" төбәк проекты буенча федераль бюджеттан республикага автотранспорт сатып алу өчен 34,2 млн. сум акча бүленгән.

Фото:pixabay.

Читайте нас: