Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
6 декабрь 2019, 19:00

Районда беренче күчмә фельдшер-акушерлык пункты

Районда беренче күчмә фельдшер-акушерлык пункты

Районда беренче күчмә фельдшер-акушерлык пункты
Уфада Русиянең сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова һәм республика Башлыгы Радий Хәбиров район дәваханәләре баш табибларына күчмә фельдшер-акушерлык пунктларыннан ачкычлар тапшырды. Җиһазлар “Сәламәтлек саклау” милли проектының “Беренчел медицина-санитария ярдәме системасын үстерү” төбәк проекты кысаларында сатып алынды.
-Мобиль ФАП - “ПАЗ” автобусындагы күчмә комплекс. Ул врачлык амбулаторияләре һәм фельдшер-акушерлык пунктлары булмаган, халык аз яшәгән авылларны хезмәтләндерү өчен тәгаенләнгән. Графикка ярашлы, бу авылларга табиблар, фельдшерлар барачак. Машина электрокардиограф, кардимаркерларның портатив экспресс-анализаторы, дефибриллятор-монитор, гинекология креслосы һәм башка бик күп кирәкле медицина корамаллары белән җиһазландырылган - ди Раевка үзәк район дәваханәсе поликлиникасы мөдире Рафаэль Сәяпов.
Автобус өч зонага – медицина хезмәткәрләре өчен, кабул итү һәм процедуралар кабинетына бүленгән. Алгы өлешендә пациентларга көтеп тору урыннары булган коридор бар. Күчмә фельдшерлык пункты җылытыла, анда мебель, суыткыч, су җылыткычы белән юынгыч, ноутбук бар. Бер сүз белән әйткәндә, медицина хезмәткәрләренә уңайлы эш шартлары тудырылган.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Автор фотосы.
Читайте нас: