Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
24 декабрь 2019, 11:30

Түләүсез илтеп җиткерәчәкләр!

Башкортстанда авыл җирендә яшәүче пенсионерларны дәваханәләргә бушлай илтәчәкләр.

Башкортстанда авыл җирендә яшәүче пенсионерларны дәваханәләргә бушлай илтәчәкләр.
БР Дәүләт Җыелышы –Корылтай депутатлары шундый закон проектын кабул итте. Документка ярашлы, Башкортстанда күрсәтелүче социаль хезмәтләр исемлегенә яңа төр – 65 яшьтән өлкәнрәкләрне дәваханәгә алып бару хезмәте өстәлгән. Учреждениеләр исемлеге республика Хөкүмәте тарафыннан расланган.
-Мондый төр ярдәм күрсәтү кирәклеге күптән өлгергән иде,- диде бу уңайдан республика парламенты спикеры Константин Толкачев.- Әгәр шәһәр мөхите, кагыйдә буларак, артык мәшәкатьләрсез медицина учреждениеләренә барып җитү мөмкинлеген бирсә, авыл җирендә яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар, аеруча ялгыз яшәүчеләр өчен бу еш кына чын проблемага әверелә. Кайсыбер авыллардан район дәваханәсенә кадәр ара дистәләрчә чакрымнар белән исәпләнә. Күрсәтеләчәк яңа хезмәт медицина ярдәменә мохтаҗ өлкән яшьтәгеләргә проблемаларын хәл итәргә булышачак.Автор : Гөлара Арсланова. Чыганак: Башинформ. Фото: Башинформ








Читайте нас: