Иске һәм Бәләкәй Акколай авыллары халкы үз шатлыклары белән уртаклашты.
Хәбәр итүебезчә, декабрь башында үзәк район дәваханәсенә “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында сатып алынган күчмә фельдшер-акушерлык пункты кайтартылды.
Кирәкле медицина җиһазлары белән җиһазландырылган һәм медицина персоналы белән комплектланган автобус районныбыз авылларына йөри башлады. Мобиль медпункт Уваровка, Мәндән, Нефороща, Байдаковка, Дим, Акколай авылларында булды да инде.
-Тәү чиратта без врачлык амбулаторияләре һәм фельдшер-акушерлык пунктлары булмаган авылларга барабыз, - ди Раевка үзәк район дәваханәсенең поликлиника мөдире Рафаэль Сәяпов. – Кагыйдә буларак, бригада участок терапевтыннан, фельдшердан, акушердан, шәфкать туташларыннан тора. Йөри алмаганнарның өйләренә барабыз. Диспансерлаштыру үткәрү кысаларында да эшлибез.
“Мин монда тикшеренү үттем. Җылы, уңайлы, медперсонал якты йөз белән каршы ала, анализлар бирдем, ЭКГ ясадылар, терапевт, акушер карады. Килегез, барлык пациентларны да кабул итәләр”, - дип мессенджер төркемендә тәэссоратлары белән уртаклаша һәм авылдашларын медицина тикшерүе үтәргә чакыра Иске Акколай авылыннан яшь депутат һәм күпбалалы ана Регина Баишева.