Хәтерегезгә төшерәбез, быел бу белем учагы Русия мәгариф министрлыгының сайлап алу конкурсында җиңүче булды һәм уку йортын яңартуга, матди-техник базасын ныгытуга 47 млн сум грант алды.
Бу акчага, аның 35 млн сумын федераль бюджет бүлде, 9,6 миллионы –төбәк, 2 миллионы - үзләренең бюджеттан тыш средстволары, агрономия, авыл хуҗалыгы биотехнологияләре, сити-фермерлык, авыл хуҗалыгы машиналарын эксплутацияләү һәм халыкара таләпләр буенча ветеринария компетенцияләре буенча биш остаханәне җиһазландыруга һәм яңартуга заманча корамаллар сатып алынды.
Яңа ел алдыннан остаханәләрне ачу тантанасы узды. Анда республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Мәскәү политехник университетының Һөнәри белем бирүне үстерү үзәге, Мәгарифне үстерү институты, район хакимияте һәм “БашИнком” фәнни предприятиесе вәкилләре катнашты.
Остаханәләр кунакларда зур кызыксыну уятты. Аларга уникаль уку-лаборатория, уку-производство, программа һәм методик эшләнмәләр генә түгел, студентлар һәм укытучылар әзерләгән “Сити-фермерлык” киләчәк һөнәре – бина шартларында авыл хуҗалыгы культураларын үстерү буенча гамәлдәге вертикаль ферма белгече эшенең якынча нәтиҗәләрен күрсәтте. Шундый фермалар киләчәктә кышкы салкыннарда да кешеләрне яңа үстерелгән экологик яктан чиста бакча җиләге һәм салат, шулай ук башка бик күп файдалы һәм тәмле яшелчә-җимеш белән тәэмин итәчәк, дип өметләнәләр Аксен колледжында.
Республикада урта һөнәри белем бирүне яңарту “Мәгариф” милли проекты кысаларында алып барыла. Ачылган остаханәләр колледжга заманча халыкара стандартлар буенча белгечләр әзерләү мөмкинлеге бирәчәк. Ә бу, димәк, Аксен агросәнәгать колледжын тәмамлаучылар перспективалы киләчәк һөнәре алып чыгачак дип ышаныч белән әйтергә мөмкин.