Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
26 февраль 2021, 11:32

Малтабарлар игътибар үзәгендә

Башкортстанда беренчел авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең, кече һәм урта малтабарлыксубъектларының, үзмәшгульлек һәм башка хуҗалык итүче субъектларның аналитик реестрын булдыру планлаштырыла.

Республикада "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм итү" гомумдәүләт проекты яхшы эшли.

Башкортстанда беренчел авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең (шул исәптән шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗаларының), кече һәм урта малтабарлык субъектларының, үзмәшгульлек һәм башка хуҗалык итүче субъектларның аналитик реестрын булдыру планлаштырыла. Шул уңайдан Бөтендөнья башкорт корылтае телефоннан һәм интернет-анкеталау үткәрә, анда барлык теләүчеләр катнаша ала. Сораштыру мәгълүматлары социаль-икътисади потенциалны анализлау һәм республика районнарында һәм торак пунктларда яңа үсеш нокталарын ачыклауда ярдәм итү өчен файдаланылачак.

Проект 2020 елның декабрь азагында узган «Бизнес-Корылтай» форумы резолюциясе һәм Башкортстан икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратовның ВКБ МСОО бизнес-берлеге белән очрашуы беркетмәсе карарлары нигезендә тормышка ашырыла. Анкеталау Башкортстан Икътисади үсеш министрлыгы, районнар һәм шәһәр хакимиятләре ярдәме белән оештырыла.Фото: bashinform.ru.Автор: Зөһрә Исламова.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/nacproekty/Eshkuarlar-igtibar-z-gend-692161/
Читайте нас: