Әлшәй хәбәрләре
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
1 март 2021, 12:27

Икмәк булсын өчен табын түрләрендә

Русия Хөкүмәте күрсәтмәсенә ярашлы, илнең Авыл хуҗалыгы министрлыгы төбәкләр белән килешү төзегән.

Русия Хөкүмәте күрсәтмәсенә ярашлы, илнең Авыл хуҗалыгы министрлыгы төбәкләр белән килешү төзегән. Сүз он һәм икмәк җитештерүче предприятиеләргә субсидияләр бирү хакында бара. Он җитештергән предприятиеләрнең – бодай сатып алуга, ә икмәк пешерү белән шөгыльләнгән предприятиеләрнең икмәк ризыкларын сатуга киткән чыгымнары капланачак.
Башкортстан белән мондый килешү 16 февральдә төзелгән. Он җитештерү белән шөгыльләнгән предприятиеләр өчен – 22,4 млн сум, икмәк пешергән оешмалар өчен 38,1 млн сум акча бүленгән.
Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгында хәбәр итүләренчә, Хөкүмәт тарафыннан кабул ителгән бу чара шушы тармак предприятиеләренең рентабелле булуына һәм онга, икмәк ризыкларына тотрыклы хак, аларның үзкыйммәтен саклау һәм әзер продукциянең хакларын теркәү өчен кирәк.
Бу чара Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы барлыкка килгән “Авыл хуҗалыгы сәнәгате үсеше” милли проектын да тормышка ашырырга ярдәм итәчәк.Автор : Ибрагимова Эльмира.
Фото: https://pixabay.com/
  • Читайте нас: